Коронавирусның аеруча хәтәр яңа штаммы барлыкка килгән

Бөекбританиядә чирләүчеләрнең ун проценты чамасы AY.4.2. штаммын йоктырган.

Вирусологлар коронавирусның яңа штаммы пәйда булу турында кисәткән. AY.4.2 Бөекбританиядә тарала да башлаган инде. Бу хакта Financial Times яза.

“AY.4.2” штаммын вирусологлар әле күптән түгел генә ачыклаган. Ул “дельта”дан килеп чыккан. Бөекбританиядә чирләүчеләрнең 10 проценты чамасы шушы яңа штаммны йоктырган инде”, – диелә язмада.

Галимнәр белдергәнчә, бу штамм “дельта”га караганда да хәтәррәк һәм 10-15 процентка йогышлырак.


Фикер өстәү