Татарстан халкына «КовиВак» вакцинасын көтмәскә кушалар

Татарстан халкына коронавируска каршы «КовиВак» вакцинасын көтмәскә чакыралар. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов «туры эфир» барышында әйтте.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә «КовиВак»ны бары тик бер заводта гына җитештерәләр. Шуны исәпкә алып, «КовиВак» ның җитмәве күзәтелә дә.

— Безнең фаразлар буенча, якын арада «КовиВак» вакцинасы булмаячак. Аны көтәргә кирәкми. Вазгыять катлаулы, киеренке, булганнарын кулланырга, сакланырга кирәк, — диде белгеч.


Фикер өстәү