Йөкле хатын-кызлар нинди вакцина ясатырга тиеш?

Карынында бала йөрткән хатын-кызларга «Спутник-V» вакцинасын ясатырга киңәш итәләр. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов «туры эфир» барышында әйтте.

Белгеч искәрткәнчә, хатын-кызлар йөклелекнең 22 атнасыннан вакцина ясата ала. Россиядә теркәлгән башка вакциналар йөклелек вакытында кулланылмый.

Күкрәк сөте белән бала имезү исә вакцина ясатмаска сәбәп булып тора. Дмитрий Лопушов әйтүенчә, прививка матдәсе ана сөте белән балага күчә, ә сабый организмының вакцинага реакциясен белеп булмый.


Фикер өстәү