Чистайдан шәфкать туташы прививка ясаткан өчен 100 мең сум откан

Татарстанда бер туташ коронавирустан прививка ясаткан өчен 100 мең сум акча откан. Россия күләмендә вакцинация узучылар арасында үткәрелгән лотерея уенында Чистай хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Вера Байдарова җиңгән. Бу хакта район үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәхетле шәфкать туташы вакцинаның беренче компонентын – май аенда, икенчесен – июнь башында ясаткан. Лотереянең икенче тиражы 14 октябрь үткәрелгән. Менә шунда Татарстан кызының сертификаты җиңүчеләр арасына эләккән дә инде!

Моңа кадәр мәгълүм булганча, Россия Финанс министрлыгы вакцинация узучылар арасында акчалата призлар уйнату вакытын озайткан. Башта лотереянең ике этапта – 1 сентябрьдән 1 декабрьгә кадәр уйнатылачагы планлаштырылса, хәзер аның вакыты 31 декабрьгә кадәр озайтылган. Шулай итеп, прививка ясатучылар арасында 100әр мең сумлык тагын 1 мең приз уйнатылачак.

Лотерея, “бонусзаздоровье.рф” рәсми сайтында, вакцинация узу турында сертификат номеры буенча уйнатыла. Нәтиҗәләр шушы сайтта, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта урнаштырыла.


Фикер өстәү