Коронавирустан вакцина ясатучылар арасында 100әр мең сум уйнату декабрь ахырына кадәр озайтылды

Россия Хөкүмәте коронавирустан вакцина ясатучылар арасында 100әр мең сум акча уйнату вакытын 31 декабрьгә кадәр озайтты. Бу хакта карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр итә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

«Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган гражданнарны бүләкләү программасы ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Өстәмә ике тираж булганлыктан 100 мең сум алучылар саны ике меңгә кадәр артачак. Бу турыдагы карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», –  диелә хәбәрдә.

Вакцина ясаткан гражданнар арасында 100әр мең сумлык призлар уйнату 1 сентябрьдә башланды һәм элеккеге кагыйдәләр буенча 1 декабрьдә тәмамланырга тиеш иде. Хәзер аның вакыты 31 декабрьгә кадәр озайтылды.

Җиңүчеләрнең номерлары «Сәламәтлек өчен бонус»проектының рәсми сайтында басылып чыга. Приз турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта алырга мөмкин, мобиль сервис кушымтасыннан файдаланучылар шулай ук оту турында push-хәбәр алачак.


Фикер өстәү