Акыл тешен алдыру мәҗбүриме?

Табиб акыл тешен алдырырга куша. Тире астында калганчы алдырып ат, ди. Тешем сызламаган, борчымаган килеш, аңа кагыласым килми. Борчымаса, акыл тешен алдыру мәҗбүриме икән?

Алсу Харисова. Казан

Сорауга теш хирургы Илдар ГАЙНУЛЛИН җавап бирде:

– Акыл теше борчымаса, кеше киләчәктә брекет кияргә җыенмаса, аны алдырмасаң да була. Акыл тешен алдыру-алдырмау мәсьәләсен иң элек ортодонт хәл итә. Әйтик, кешенең тешләү рәвешен (прикус) үзгәртү өчен, акыл тешен алдырырга кирәк булуы бар. Ортопедка мөрәҗәгать иткән кеше дә шундый ук киңәш ишетергә мөмкин. Тешне ямап кына котылып булмаган очракта да аны алдыру мәҗбүри. Акыл теше үлекләгән булса да аны алдырырга кушабыз.

Фото: dentaars.ru


Фикер өстәү