Сабыйда «щетина» була аламы — табиб аңлатмасы

Ике-өч атна элек Инстаграмда яшь әниләр блогына тап булдым. Алар, кызып-кызып, нәниләр тәнендәге каты кыллар турында сөйләшә. Кемдер андый хәлнең булуына ышанмый, ә кемдер үз баласы мисалында киресен исбатлый.

Үзем беренче тапкыр андый нәрсә турында күп еллар элек килендәштән ишеткән идем. «Мәчегә типмә, юкса балаң «щетина» белән туачак», – дип кисәтеп куйды ул мине. Мәченең балага ни катнашы бардыр, белмим. Ә менә «дуңгыз кылы» турында бәхәсләрнең хәзергә кадәр тынмавы кызык тоелды. Шул уңайдан югары категорияле табиб-педиатр Эльмира Мәмәшеваның фикерен белештек.

– 30 ел табиб булып эшләү чорында төрлесен күрергә туры килде. Шул исәптән кыллы сабыйларны да. Һич шикләнмичә әйтә алам: әйе, яңа туган нарасыйларда, чыннан да, чәнчи торган каты төкләр була, – ди белгеч. – Барысында да түгел, билгеле. Халык телендә ул «щетина» дип йөртелә. «Кисәү» дигәннәрен дә ишеткәнем бар, чөнки тәннән уып чыгарганда, кыллар кисәүгә охшаш кәкре була.

Ничек барлыкка килә? 

Каты кылның барлыкка килүе турында иң киң таралган фикер мондый: ул – атавизм, ягъни борынгы ата-бабаларыбызга хас булган билгенең кинәт баш калкытуы. Мәгълүм ки, беренче кешеләрнең тәне куе йон белән капланган булган. Адашкан бер ДНК кайберәүләр белән шулай шаяргалап аламы әллә? Алай дисәң, гади генә ысуллар ярдәмендә бетереп булыр идеме икән аны?

Баланың әнисе, йөкле вакытта, дуңгыз маен күп ашаган яки чамасыз көнбагыш чирткән, баласы шуның кыенлыгын күрә, дип тә әйтәләр. Тик монысы инде – бөтенләй тузга язмаган сүз.

Нәрсә соң ул? 

Күзәтүләремә таянып, «щетина» хасил булуның берничә сәбәбен күрсәтергә мөмкин:

* сабый бертуктаусыз боргаланып яткач, аның тәнендәге йомшак бала йоннары акрынлап тупаслана, катылана;

* бала карында чакта төкләр үсүдән туктап тора, ә тугач, үсә башлый;

* тиренең аерым урыннарында май бизләренең эшчәнлеге бозылган була.

Бизләр бүлеп чыгарган матдә тора-тора куера, аңа тиренең үле кисәкчекләре һәм йон ябыша. Шулай итеп каты гына бер нәрсә барлыкка килә. Сыйпап караганда, кытыршы, чәнчи торган кылны хәтерләтә башлый. Андый укмашлар эпидермис (тиренең өске катламы) астында булырга да, бераз өскәрәк чыгып торырга да мөмкин.

«Щетина» барлыкка килүне тиренең анатомик төзелеше дә дәлилли. Безнең гәүдәдә шундый берничә урын бар: май бизләренең юллары турыдан-туры тире өслегенә ачыла. Болар – күз кабаклары, колак тишеге, күкрәк очлары, ирен, малайларда җенес әгъзасының кырый тиресе, анус (арт юл) тирәсе. Димәк, ул җирләрдә май-йон укмашы барлыкка килми. Шулай ук уч төбендә һәм аяк табанында да. Нәкъ менә шушы санап кителгән урыннарда кыллар булмый да бит. Каты кыллар үскән җирләр дип арка, иңбаш, бот, балтырлар телгә алына. Анатомияне искә төшерсәк, май бизләренең күбесе шунда урнашкан.

Тире мае турында да берничә сүз әйтик. Йөклелекнең 16 нчы атнасында формалашып бетсәләр дә, карындагы яралгының май бизләре «йоклаган» була. Алар бала туарга 3 ай калгач кына «уяна» һәм май бүлеп чыгара башлый. Дөньяга килгәндә, тудыру юлларыннан җайлы гына узарга балага шул май ярдәм итә дә инде. Беренче көннәрдә тирене тышкы тирәлек тәэсиреннән дә саклый. Сабый тугач, май бизләренең эшчәнлеге туктала һәм җенси җитлегү чорында гына кабат башлана. Ә аның тәнендәге май суда коендырганда ук юылып төшә.

Бала йоннары нәрсәгә кирәк соң? Алар май элпәсен яралгы тирәсендәге сулар тәэсиреннән саклый. Ә бала тугач, аларның кирәге калмый инде. Шуңа күрә яралгы карында җитлеккәч, йоннар үзләреннән-үзләре бетәргә тиеш. Ягъни вакыты җитеп туган сабыйның тиресе май да бүлеп чыгармый, анда йоннар да үсми. Димәк, «щетина» хасил булыр өчен кирәкле матдәләр юк. Ә менә вакытыннан алда яки җитлекмичә туган нәниләрдә андый катнашма күпмедер бар. Шундый нәниләрдә каты кыл аеруча еш күзәтелә дә.

Билгеләре 

Кыллар яңа туган баланың сәламәтлегенә әллә ни зыян китерми. Бернәрсә эшләтмәсәң дә, 3 айдан да озак тормыйча бетәчәкләр. Ләкин баланың начар йоклавы, киреләнүе, ятагында боргалануы – «щетина»дан, дип уйлаучы әниләр аның билгеләрен белергә тиеш.

Кыллар күзгә күренеп тормый, алдарак әйтелгәнчә, тиренең өске катламы астында була. Кылларның барлыгын сабыйның үз-үзен тотышына карап кына чамаларга мөмкин.

* Кыллар баланың аркасында булса, ул нәкъ менә чалкан ятканда борчыла.

* Иңбашы яки ботындагы каты төкләр сабыйны яны белән яткырганда авырттыра.

* Аксыл төстә булса, йоннар күзгә күренми. Проблема барлыгын тиренең кызарып торуыннан гына белергә мөмкин. Киемгә, урын-җиргә ышкылып, төкләрнең тамырлары ялкынсыну аркасында шулай була.

Кылны чыгарырга тырышып уа башлагач, тире астында соры яки кара нокталар күренә, аннары чәнечкеләр өскә күтәрелә. Соңыннан алар тиредән бөтенләй чыга һәм кисәү таягы кебек кәкрәйгән була. Моны эшләп караган кешеләр кылларның чыннан да каты һәм кадалучан икәнен әйтә.

Ничек чыгарырга? 

Тире күзәнәкләре яхшырак ачылсын өчен, башта баланы җылытырга һәм тәнен йомшартырга кирәк. Күкрәк баласын парлану бүлмәсенә яисә кайнар ваннага алып керергә ярамый, билгеле. Ә менә җылы сулы ваннада озаграк тотарга яки 40 градустан кызурак булмаган мунчада юындырырга мөмкин. Кайчакта йонлы урыннарга җылы суда чылатылган сөлге ябып тору да җитә. Аннары кылларны чыгарырга тотынырга да була. Чыгаруның берничә ысулына тукталыйк.

  1. Баланың тән тиресенә күкрәк сөтен савып, шуның белән 5 – 7 минут ышкырга.
  2. Яңа пешкән арыш ипие йомшагыннан шарчык әвәләп, шуны сабыйның проблемалы урыннарында тәгәрәтергә. Кыллар, тәннән чыгып, ипи йомшагына ябышып калачак.
  3. Онга су кушып, йомшак камыр ясарга һәм чәнечкеләрне камырга шулай ук җыярга була.
  4. Камырны бал кушып та ясарга мөмкин. Ләкин бу ысулны кулланыр алдыннан, балның аллергия китереп чыгармавына инанырга кирәк. Баланың беләгенә бер тамчы бал тамызып карагыз. 10 – 15 минуттан соң ул урын кызарып, кабарып тормаса, аллергия юк дигән сүз.

Бер генә сеанста кылларның чыгып бетмәве дә бар. Еш кына мондый массажны кабатларга туры килә. Ләкин баланың йомшак тәне авыртмасын өчен, процедуралар арасында берничә көн узарга тиеш. Уганнан соң аның тәнен дымлы җылы чүпрәк белән юып төшерергә һәм балалар өчен чыгарылган крем яки “молочко” сөртеп куярга онытмагыз.

Әниләр нәрсә сөйләшә?

«Була диләр, тик үзем күргәнем юк. Улым гел кулда йөргәч, тынычсызлангач, «щетина» бар микән дип, мунчада күкрәк сөте белән уып карадым. Удым-удым да, каты төерләр барлыкка килде, мин аны шул «щетина» дип торам башта… Әйбәтләбрәк карасам, ул баланың тәнендәге йомшак бала йоннары, сөт баллы булганга күрә, ябышып бөтерелеп килгән икән».

«Щетина»ны үз күзләре белән күрмәгән кеше аның барлыгына ышана алмый! Чөнки бу – акылга сыймас нәрсә! Ничек инде яңа туган, йомшак кына тәнле баланың тиресендә кара һәм каты йоннар булырга мөмкин?!

Олы кызым бик тынычсыз булып туды. Әни: «Щетина» борчымыймы икән?» – дигән фикер әйтте. Ванна кергәннән соң, күкрәк сөте белән чыгарып карарга булдым. Җилкә, ботларыннан кап-кара һәм каты йон чыкты. Авылга кайткач, мунчада чыгарып бетердек аннары.

Кечкенәсе белән дә шул ук хәл булды. Камыр белән чыгардык. Муеннан башлап, аяк табанына җиткәнче чыкты! Ясминәдә дә «щетина» күп булды. Авылда 7 көн рәттән мунча ягып чыгардык аны. Һәм, Аллага шөкер, моңа кадәр бары тик кулда гына йоклаучы Ясминә әкренләп йоклый башлады!»

«Дөрес язгансыз! Үзе күрмәгән кеше ышанмый. Мин роддомдагы табибларның: «Әбиләр әкияте ул. Баланы ешрак юындырырга гына кирәк», –диюенә ышана идем… 2-3 айлык вакытында кызым нәрсәдәндер интегә, үкереп елый башлагач, «щетина»сын чыгарып карарга булдык. Юан-юан кара йоннар чыкканны күргәч, шок хәлендә калдым. Ә улымда (алар – игезәкләр) андый нәрсә юк иде. Аксыл чәчле булгангадыр, бәлки?


Фикер өстәү