Акыл тешен кайчан алдыру хәерле? Табиб киңәше

Теш сызлаудан да зәһәррәк нәрсә бармы икән бу дөньяда? Шушы сират күперен кичкән һәркемдә туадыр бу сорау. Хәтта борынгылар да ачуын китергән кешегә: «Тешең сызласын!» – ди торган булган. Акыл тешең сызларга тотынса, бөтенләй бетте баш! Диварга үрмәләрдәй буласың. Акыл теше сызлауны алдан кисәтеп буламы? Аны кайчан алдыру хәерле? Республика теш дәвалау хастаханәсе табибы, хирург Илдар ГАЙНУЛЛИН белән шул хакта сөйләштек.

Илдар Рәфкатович, акыл теше башка тешләрдән нәрсәсе белән аерыла? Кешедә ничә акыл теше була?

– Кешедә, гадәттә, дүрт акыл теше була. Сирәк кенә булса да акыл тешләренең саны дүрттән арткан очраклар да очрый. Бер акыл теше чыкмаган кешеләр дә бар. Бар да казналыкта акыл теше башлангычы булу-булмауга бәйле. Мәсәлән, минем үземнең аскы акыл тешләренең башлангычы юк. Димәк, бу урында гомердә дә андый теш чыкмаячак. Акыл теше башкаларыннан казналыкта урнашу рәвеше белән генә аерыла. Ул тишеп чыкмыйча, казналыкта гына ятарга да мөмкин. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрнең күбесендә акыл теше горизонталь рәвештә урнашкан була. Андый тешне җитди операция ярдәмендә генә алырга мөмкин.

Акыл теше ничә яшьтә чыга?

– Бу сорауга төгәл генә җавап бирүе кыен. Һәр очрак – индивидуаль. Акыл тешенең чыгуы аның казналыкта ничек урнашуына, казналык зурлыгына да бәйле. Шулай да ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең яше буенча чамалап карасак, акыл теше уртача 20 – 25 яшьтә чыга дип әйтергә була.

Акыл теше чыккан мизгелендә генә борчый башлый дип уйларга гадәтләнгән без. Әмма күп кенә табиблар акыл теше чыкканчы ук янәшәдәге тешләргә зыян китерә башлый дип кисәтә.

– Акыл теше, дөрестән дә, авырдан чыга. Өстәвенә, ул әле үлекләгән дә

булса, авырту көчәя. Әмма янәшәдәге тешләрнең бозылуына акыл теше генә сәбәпче була алмый. Моңа иң беренче чиратта тешләрне тиешенчә чистартмавыбыз гаепле. Теш щеткасы еш кына сигезенче булып урнашкан акыл тешенә, аның алдындагы җиденче тешкә кадәр барып җитә алмый. Нәтиҗәдә ике арага ризык калдыклары кереп тула. Бу тешләрне тиешенчә чистартып, чайкап бетерү дә кыенлаша. Шул рәвешле акыл теше дә, аның янәшәсендәге теш тә бозыла.

Кайсы очракта акыл тешен алдыру котылгысыз?

Акыл тешен алдыру-алдырмау мәсьәләсен иң элек ортодонт хәл итә. Әйтик, кешенең тешләү рәвешен (прикус) үзгәртү өчен акыл тешен алдырырга кирәк булуы бар. Ортопедка мөрәҗәгать иткән кеше дә шундый ук киңәш ишетергә мөмкин. Тешне ямап кына котылып булмаган очракта да аны алдыру мәҗбүри. Акыл теше үлекләгән булса да, аны алдырырга кушабыз.

Акыл теше борчымаган очракта аны алдыру мәҗбүриме?

– Акыл теше борчымаса, кеше киләчәктә брикет кияргә җыенмаса, аны алдырмасаң да була.

Берьюлы ничә акыл тешен алдырырга ярый?

– Шәхсән мин үзем акыл тешен берешәрләп кенә алырга тырышам. Әйтик, кешедә дүрт акыл теше бар ди. Башта бер яктагы акыл тешен алып, ул бераз төзәлгәч, икенче килгәндә каршы яктагысын алабыз. Өске акыл тешләре җиңелрәк алына. Алар тизрәк тә төзәлә. Аскы акыл тешләрен исә гадәттә катлаулы операция ярдәмендә алына. Әйткәнемчә, аларның күбесе горизонталь рәвештә урнашкан була. Шуңа күрә тешне кисәкләргә бүлгәләп алырга туры килә. Акыл тешен алдырудан куркасы юк. Авыртуны баса торган заманча чаралар ярдәмендә иң катлаулы дип саналган операция дә куркыныч түгел. Табиб кушканнарны җиренә җиткереп үтәсәң, теш урынындагы яра да тиз төзәләчәк.

Акыл теше сызлауны алдан кисәтеп буламы?

– Теләсә кайсы теш сызлауны кисәтү өчен ярты елга бер тапкыр теш

табибына күренеп тору зарур. Тешләрнең ортопантомограмма (ОПТГ) сурәтен төшереп, аларның торышын тикшертергә кирәк.

Төнгә каршы акыл теше сызлый башлады ди. Бернинди дару да булышмый дип күз алдына китерик. Таң атып, табибка барганчы авыртуны ничек басып торырга?

Тешне үз белдеклегең белән дәваларга тырышу – зур хата. Бу очракта авыртуны баса торган даруның гына файдасы тияргә мөмкин. Ниндидер үлән сулары, төнәтмәләр белән чайкап кына акыл теше сызлауны басып булмый. Таңга кадәр түзәр чама калмаса, дежур теш табибына барырга кирәк.

Акыл тешен алдырган кеше түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга тиеш, ди Илдар Гайнуллин:

  1. Теш алдыргач, ике сәгать дәвамында ашаудан тыелып торырга кирәк. Бер тәүлек дәвамында артык кайнар, салкын, каты ризыклар ашарга ярамый.
  2. Яраны тышкы яктан җылыту тыела.
  3. Битнең теш алдырган ягы шешеп чыкмасын өчен берәр сәгать дәвамында салкын әйбер куеп тору да зыян итмәс.
  4. Акыл теше алдырган көнне физик эш эшләүдән, мунча керү, якынлык кылудан да тыелып торырга туры киләчәк.
  5. Бу көнне канны сыеклата торган дарулар эчү тыела.
  6. Теш алдырган урын борчымаса да, күңел тынычлыгы өчен кабат табибка күренеп кайту комачау итмәс.

 


Фикер өстәү