Гади сөялне яман шештән ничек аерырга?

Бу темага тотынырга бер танышым сөйләгән вакыйга этәрде. Берничә ел элек аның ире геморройга операция ясата. Арт юлы янында мәче имчәге кебек очлы башлы ике кечкенә генә сөял барлыгын, аларның вакыт-вакыт кычытып, уңайсызлап торуын да әйтә. Операция вакытында хирург аны-моны уйлап тормый, аларны да кисеп ташлый.


Ире хастаханәдән чыкканнан соң, танышым шул сөялләр урынында чәчәк кәбестә шикелле бергә тоташып торган әйберләр күреп шакката. Алар бик күп һәм арт юл тирәсен каплап алган була. Тире авырулары табибы, бер күз салуга ук, «ВПЧ» (вирус папилломы человека) дигән диагноз куя. Ул билгеләгән дарулар белән дәвалангач, «чәчәк кәбестә»нең башларын көчле химикат белән берәмләп яндыргач (моны танышым үзе башкара), алар бетә. Тик гаиләнең шатлыгы озакка бармый: бер елдан соң колоноскопия тикшерүе үткәндә, папилломаларның туры эчәк эчендә үсеп чыкканлыгы ачыклана. Шуннан тагын хастаханә юлларын таптау, операция арты операция ясату башлана. Табиблар: «Әгәр кисмәсәк, папилломаларның, тагын да үрчеп, туры эчәкне томалап куюы, тора-бара яман шешкә әйләнүе бар», – дип куркыткач, пычак астына кат-кат керергә мәҗбүр була ир. Шактый вакыт шул җәфаларны күреп йөргәч, бәхетенәдер, яхшы онколог кулына эләгә ул. Инде менә берничә ел узган, әлегә бар да әйбәт, дип Ходайга шөкер итеп яшиләр икән.
Бу вакыйганы ишеткәч, тынычлыгым җуелды. Үч иткәндәй, элек бергә эшләгән олы яшьтәге ханымның муенында, бер туганымның култык астында нечкә генә озынча сөялләр булганлыгы да искә төште. Нинди куркыныч чир соң ул ВПЧ?
Мәсьәләгә ачык кертү өчен, югары категорияле табиб-дерматолог Нурислам Гайфуллинга (фото) мөрәҗәгать иттек.

Төп билгесе нинди?
Вирус барлыгын тирегә, лайлалы тышчага чыккан үсентеләр – папилломалар күрсәтә. Папилломалар күп очракта муенга, култык астына, касыкка, аяк табанына, кул чугына, җенес әгъзасына, арт юл тирәсенә чыга. Алар төрле булырга мөмкин: тирегә нечкә койрык ярдәмендә тоташканнары, мәче имчәгенә охшаш очлы башлы шомалары (очлы башлы кондиломалар), чәчәк кәбестә шикелле бергә укмашып үскәннәре, яссы формадагылары бар.
Хатын-кызлар ВПЧ инфекциясенең җенес әгъзасындагы билгеләрен үзләре күрмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә алар елга ике тапкыр гинекологта тикшерелеп торырга тиеш. Ирләр имчәк кебек үсентеләрне күрә ала. Барлыкка килсәләр, тизрәк дерматовенерологка яки урологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Вирус ничек эләгә?
Кеше папилломасы вирусы (ВПЧ) бары тик җенси юл белән генә йога дигән фикер яшәп килә. Ләкин алай гына түгел. Сирәк булса да, инфекция бассейнда, мунчада, спорт залында иярергә мөмкин. Тышкы җенес әгъзасындагы папилломадан кубып төшкән тәңкәчекләр гигиеник тампоннар аша хатын-кызларның аналык муентыгына күчә ала. Вирусның кеше организмында туганнан бирле яшәү ихтималы да бар: туган чакта, әнисеннән күчеп калган була.
Әмма ул, барлыгын белгертмичә, организмда озак еллар яшәргә мөмкин. Аны һөҗүмгә күчәргә этәрүче төп сәбәп – иммунитет көчсезләнү. Мәсәлән, еш кабатланып торучы герпес (чабыру) вирусы организмның сакчысын нык какшата. Җенси юл белән күчә торган, шулай ук гөмбәчек инфекцияләре дә моңа үз өлешен кертә.

Кайсы куркынычрак?
Чәчәк кәбестә рәвешендәге яисә очлаеп торган сөялләр, гадәттә, җенес әгъзаларында, арт юл тирәсендә барлыкка килә. Аларның уңайсызлык тудырудан гайре гаепләре юк, яман шеш куркынычы янамый дип санала. Муендагы, биттәгеләр дә шулар рәтенә керә. Ә менә аналык муентыгында үсеп чыккан яссы төерчекләрнең яман шешкә әйләнү ихтималы бик зур. Яман шеш күз ачып йомганчы барлыкка килми, берничә ел дәвамында акрын гына үсә. Гинекологта даими тикшерелеп, цитологиягә анализ тапшырып торган очракта, аналык муентыгының үзгәргән күзәнәкләрен ракның иртә стадиясендә үк ачыкларга һәм дәвалау чарасын күреп өлгерергә мөмкин.

Ничә төре бар?
Организмында әлеге вирус булган кешеләр даими тикшерелеп торырга тиеш, чөнки хатын-кызларның – аналык муентыгында, ирләрнең бугазында яман шеш барлыкка килү куркынычы ВПЧга турыдан-туры бәйле. Дөрес, папиллома вирусы булу һичшиксез яман шеш килеп чыгуны аңлатмый анысы. Хәзерге көндә аның 150гә якын төре билгеле, махсус исемнәре юк, саннар белән генә тамгаланалар. Алар бер-берсеннән аерылып тора, ләкин иң мөһим үзенчәлекләре – онкогенлык, ягъни яман шеш китереп чыгару-чыгармаулары. Яман шеш куркынычы тудыручылары – 16, 18, 31, 33, 35, 39, 45, 51 һ.б. Аеруча еш очрый торганнары – 16 һәм 18 нче.

Ничек котылырга?
Күп кешенең папилломалардан котыласы килә. Хәзерге вакытта моның кыенлыгы юк анысы. Үсентеләр бик зур булмаганда, табиблар аларны сыек азот белән көйдереп (криодеструкция) бетерергә мөмкин. Әмма бу кайбер хатын-кызларга ярамый. Папилломаларны бетерүнең иң нәтиҗәле ысуллары – лазер терапиясе һәм радиодулкынлы пычак белән кисү. Ләкин бер тапкыр бетергәч, ул кабат чыкмас дигән гарантия юк. Шуңа күрә инфекциянең активлыгын киметү өчен, табиб иммунитетны көчәйтүче препаратлар да билгеләргә тиеш.
Алдан анализ тапшырып, вирусның нинди хәлдә булуын тикшертү мәҗбүри. Әгәр актив стадиядә булса, беренче эш итеп вируска каршы дәвалау билгеләнә, шуннан соң гына папиллома алып ташлана. Табиб кирәк дип санаса, гистология тикшерүе үткәрелә.
Балаларның да, өлкәннәрнең дә кулларында еш очрый торган гади сөялләрне (бородавкалар) бетергәндә, анализ бирдереп тормыйлар, чөнки аларны китереп чыгаручы вирус типларының онкогенлыгы бик түбән.
Өй шартларында папилломаларны үз белдегең белән тартып өзәргә, кисәргә, каезларга ярамый! Җәрәхәтләнгән урынга инфекция кертү яисә аларның тагын да күбәеп үсеп китү ихтималы зур.

Дәваларгамы, юкмы?
Эчке «сакчы»лар системасы көчле булганда, ВПЧ үзеннән-үзе дә юкка чыгарга мөмкин. Авыручыларның яртысы диярлек шулай терелә дә. Вирус юкка чыкмаган, ләкин иммунитет күзәтүендә гомер буе «йоклап» яткан очраклар да мәгълүм. Ә инде вирус баш күтәреп, папиллома, кондиломалар күпләп үрчергә тотынса, дәваланмый булмый, билгеле.
Тик шунысы бар: үз иммунитетың вирусны тыеп тора алмый икән, аны бернәрсә дә организмнан бөтенләйгә куып чыгара алмый. Әлегә аны үтерә торган дару юк. Шуңа күрә иң мөһиме – иммунитетны ныгыту.
Яман шеш күзәнәкләре биз аз санда һәр кешедә була. Әйбәт эшләгәндә, иммун система аларга үсәргә ирек бирми. Активлашкан чорында ВПЧ иммунитетны көчсезләндерә, яман шеш күзәнәкләре рәхәтләнеп үсә башлый. Шуңа күрә вирусның активлыгын бетерү өчен, һичшиксез дәваланырга кирәк.

Саклану мөмкинме?
Куркыныч вирусны йоктырмау өчен, махсус интим гигиена чаралары кулланырга мөмкин. Мәсәлән, вируска каршы торучы, иммунитетны ныгытучы һәм кечкенә яраларны төзәтүче комплекслы сиптергечләр ВПЧ иярүгә дә, инфекциянең аналык җиңсәсенә һәм муентыгына таралуына да киртә була ала.
ВПЧның яман шеш китереп чыгаручы типларына каршы махсус вакциналар бар. Хәзерге вакытта өч төрле вакцина бар. Күп илләрдә ике валентлы Церварикс һәм дүрт валентлы Гардасил дигәннәре кулланыла. Икесенең дә 16 һәм 18 нче тип вирусларга каршы торучанлыгы югары. Тик кыз балага үсмерлек чорында, җенси тормыш белән яши башлаганчы ясалса гына, прививка яхшы нәтиҗә бирә.
Презерватив куллану исә вирус йоктырудан коткармый. Димәк, ышанычлы бер генә партнер булдырып, очраклы җенси бәйләнешләрдән сакланудан да яхшысы юк.

Прививкадан соң өзлегүләр буламы?
Әйтеп үтелгән препаратлар, гадәттә, җиңел кабул ителә. Иң киң таралган реакцияләр: укол кадаган урынның кызарып, бераз шешенеп китүе, кычытуы, авыртып торуы. Сирәк кенә гомуми хәлсезлек, баш авырту, температура күтәрелү булырга мөмкин. Прививка ясаткан үсмерләр арасында аңын җую очраклары булганын да әйтергә кирәк. Ләкин андый халәт узгынчы гына, үсмерлек чоры тәмамлангач, кабатланмый. Җитди өзлегү дип бик сирәк очракларда көчле аллергия барлыкка килүне атарга була.

Сан
ВПЧга каршы вакцина дөньяның 137 илендә теркәлгән, 70 илдә иммунлаштыру программаларына кертелгән. Россиядә кайбер төбәкләрдә үз бюджетлары хисабына ясасалар да, бу прививка Илкүләм календарьга кертелмәгән әле. Ә ВПЧның яман шеш китереп чыгаручы штаммнарын йоктырган кешеләр саны дөньядагы белән чагыштырганда безнең илдә шактый артык: өлкән кешеләрнең 40 процентын тәшкил итә.


Фикер өстәү