Чиргә чик эзләгәндә

Республикада яман шеш очракларын вакытында табу да, әлеге мәкерле чирне җиңеп, тулы канлы тормыш белән яшәүчеләр саны да арта. Әмма тынычланырга ярамый, ди белгечләр. Яман чирдән саклану өчен исә гади генә киңәшләрне истә тотарга куша алар. Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне уңаеннан журналистлар белән очрашуга җыелган бер төркем белгеч шул хакта сөйләде.

Бүген республикада яман шеш белән 120 356 артык кеше исәптә тора. Бер ел эчендә Татарстанда 5-6 ел дәвамында исәптә торучылар саны 5,4 процентка арткан. Арабызда, яман чирне җиңгән, табиб күзәтүе астында тулы канлы тормыш белән яшәвен дәвам иткән кешеләр күбәйгән дигән сүз бу. Шулай да тынычланырга ярамый, ди табиблар. Әлеге чирнең исеме үк җисеменә туры килеп тора чөнки.

Татарстан Онкология диспансерының баш табибы Илгиз Хидиятов сүзләреннән аңлашылганча, узган ел җиңелләрдән булмаган. Баш табиб фикеренчә, бүген башкалага яңа онкология сырхауханәсе кирәк. Ник дигәндә, Казандагы онкология диспансеры бер сменага 300ләп кеше кабул итәргә тиеш. Чынлыкта бүген табиблар, ике смена эшләп, көненә 1 меңгә якын кеше кабул итәргә мәҗбүр.

— Шуңа күрә безгә яңа сырхаунә кирәк, — ди Ильгиз Хидиятов. — Узган ел җиңелләрдән булмады. Шуңа да карамастан, узган елга куелган барлык максат-бурычларга ирештек. Яман шеш очраклары артты. Бу без тагын да җентеклерәк тикшергәнбез дигән сүз. Аннары узган ел диспансеризация, профиклактик тикшеренү күрсәткечләре яхшырды. Бу шуның белән дә бәйледер. Әлеге тикшеренүләр барышында бик күп кенә яман шеш авырулары башлангыч чорда ук табыла. Быел да шундый рухта эшләрбез дип өметләнәм.

Баш табиб яшерми: баштарак кайбер төр медицина кирәк-ярагын кайтартканда кыенлыклар булган. Болар бар да Россиягә каршы кертелгән чикләүләр белән бәйле.

— Әмма бу проблеманы тиз арада хәл иттек. Хәзер күбрәк Кытайдан кайтартылган җиһазлар белән эшлибез. Алар сыйфат ягыннан Европа, Америкада җитештерелгән аналогларыннан бер дә калышмый. Яман шешне дәвалаганда кулланылган дарулар кайтарту белән дә проблемалар юк. Чикләкләүләр аркасында базардан киткән оешмалар саны бармак белән генә санарлык. Алар җитештергән даруларның үзебездә җитештерелгән аналогларын куллана башладык, — ди Илгиз Хидиятов.

Узган ел Татарстанда күбрәк эчәклек (13,8 процент), тире яман шеше (13,5 процент), күкрәк яман шеше (12, 8 процент), үпкә (8,1 процент), мәни бизе (6, 9 процент), ашказанында  (5,9 процент) яман шеш очраклары ачыкланган. Барлык яман шеш очракларының яртысыннан артыгы (62,2 процент) башлангыч стадиядә табылган. Бер ел эчендә беренче стадиядә табылган яман шеш очраклары 1 меңгә арткан. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Нагуманов моны республикада гомер озынлыгы арту, коронавирус аркасында кертелгән чикләүләрнең тулысынча бетерелеп, тормышыбызга диспансеризация кебек профилактик тикшеренүләрнең кире әйләнеп кайту нәтиҗәсе дип бәяли.

— Бер ел эчендә беренче тапкыр яман шеш табылу очраклары 1 мең очракка диярлек арткан. Мондый санның беркайчан да күзәтелгәне юк иде. Күрсәткечләрнең яхшыруы сөендерә, билгеле. Ләкин икенче яктан яман шешне ахыргача дәваларлык даруның әле дә булса уйлап табылмавы, борчуга сала, — ди Эдуард Нагуманов.

Яман чирне кисәтү өчен исә белгечләр гади генә кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә. Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе профессоры Рөстәм Хәсәнов фикеренчә, моның өчен, иң беренче чиратта, вакытында диспансеризация узарга кирәк.

— Яман шешне кисәтү өчен сәламәтлекне яшьли кайгыртырга кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим. Дөрес туклану, саф һавада йөрү барысы да шуңа кергән. Диспансеризацияне дә вакытында узып торырга кирәк. Хөкүмәт тудырган менә дигән мөмкинлек бит ул. Әгәр кешегә машинаңа бушлай техник хезмәт күрсәтәбез дисәләр, елына бер түгел, өч барыр иде. Ә менә диспансеризация дигәндә, күпләр барырга атлыгып тормый, — ди баш онколог. — Шуңа күрә яман шешне кисәтү өчен алда телгән алган гади генә кагыйдәләрнең барысын да үтәргә кирәк. Моның синең өчен беркем дә килеп эшләмиячәк. Әнә шунысын да аңлау мөһим.

 


Фикер өстәү