Белгечләр яман шешне кисәтү өчен вакытында диспансеризация узарга киңәш итә

Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе профессоры Рөстәм Хәсәнов шул хакта сөйләде.

— Яман шешне кисәтү өчен сәламәтлекне яшьли кайгыртырга кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим. Дөрес туклану, саф һавада йөрү барысы да шуңа күргән. Диспансеризаөияне дә вакытында узып торырга кирәк. Хөкем тудырган менә дигән мөмкинлек бит ул. Әгәр кешегә машинаңа бушлай техник хезмәт күрсәтәбез дисәләр, елына бер түгел, өч барыр иде. Ә менә диспансеризация дигәндә, күпләр барырга атлыгып тормый, — ди баш онколог. — Шуңа күрә яман шешне кисәтү өчен алда телгән алган гади генә кагыйдәләрнең барысын да үтәргә кирәк. Моның синең өчен беркем дә килеп эшләмиячәк. Әнә шунысын да аңлау мөһим.

Сүз уңаеннан, узган ел Татарстанда беренче стадиядә ачыкланган яман шеш очраклары 1 меңгә арткан. Республикада Татарстанда күбрәк эчәклек (13,8 процент), тире яман шеше (13,5 процент), күкрәк яман шеше (12, 8 процент), үпкә (8,1 процент), мәни бизе (6, 9 процент), ашказанында (5,9 процент) яман шеш очраклары ачыкланган.


Фикер өстәү