Табиблар чаң суга: Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны 115 меңгә җиткән

Узган ел Татарстанда 17049 кешедә яман шеш авыруы барлыгы ачыкланган. Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 341 очракка күбрәк. Шул ук вакытта республикада яман шешне 1–2 стадиядә ук ачыклау очраклары да  62,5 процентка кадәр арткан. Хәзерге вакытта республикада яман шеш диагнозлы 115 мең кеше исәптә тора. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның штаттан тыш баш онкологы Эдуард Ногманов хәбәр итте.

Татарстанда яман шеш диагнозы куелганнан соң, ким  дигәндә, 5–6 ел яшәүчеләр саны да арткан. 2009 елдан бирле республикада андыйлар саны 14 процентка арткан. Россиянең атказанган табибы, Идел буе федераль округының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов сүзләренә караганда, әлеге яман чиргә каршы көрәштә ирешкән казанышлар буенча Татарстан Идел буе төбәкләре арасында беренче урында тора.

Чирнең башлангыч чорда ачыклану күрсәткече дә 60 процентка җиткән. Белгечләр моны пандемия чорыннан соң диспансеризация, профилактик тикшеренүләрнең кабат тулы куәткә эшли башлавына бәйләп аңлата. Яман чиргә каршы көрәштә заманча җиһаз, алдынгы технологияләр кулланылуның да өлеше зур.

Яман шеш диагнозы белән исәптә торучыларның яртысыннан артыгы (60 процент) хатын-кызлар тәшкил итә. Белгечләр моны ир-атларның кыска гомерле булуына бәйләп аңлата. Яман шеш күбрәк олы яшьтә пәйда була. Ир-атларның күбесе исә аңа кадәр яшәргә өлгерми.

Республика онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов сүзләренә караганда, яман шеш яшәрә дигән сүзләр дә дөреслеккә туры килми. «Чынлыкта ул картая гына бара. Ник дигәндә, гомер озынлыгы арта. Халык картая барган саен, яман шеш тә картая бара», – ди белгеч.

Республика халкы арасында иң еш очраган яман шеш төрләре арасында беренче өчлекне тире (14,2 процент), күкрәк яман шеше (12,8 процент), эчәклек яман шеше (12,7 процент) алып тора. Тире яман шеше (меланома) очракларын кисәтү һәм вакытында ачыклау өчен быел республикада «Миң турында» дип исемләнгән проект эшләячәк. Анда катнашу өчен иң элек телефонга махсус кушымта йөкләтергә кирәк.

Татарстанның штаттан тыш баш онкологы сүзләренә караганда, бу кушымта инде күптән эшли. Әмма быел ул республика халкына җайлаштырылачак.

– Чир раслана калса, әлеге кушымта аша турыдан-туры яшәү урыны буенча табибка да язылып  булачак. Телефонга махсус кушымта йөкләткәч, иң элек махсус анкета тутырып, тәндәге миң, пигмент тап турында тулы мәгълүмат калдырырга кирәк. Аннары аны фотога төшереп, кушымтадагы махсус бүлеккә урнаштырырга туры киләчәк. Әгәр программа әлеге миң яки пигмент тапны шикле дип тапса, алга таба бу фотоны ике онкодерматолог тикшерәчәк. Шикләр расланган очракта, кешегә табибка күренергә кирәклеге турында смс хәбәр җибәреләчәк, – дип сөйләде Эдуард Ногманов.

Яшерен-батырын түгел, теләсә-кайсы чирне соң чиккә җиткәч кенә дәваларга күнеккән без. Төрле сәбәпләр табып, табибка баруны кичектереп гомер уза. Белгечләр исә моны зур хата дип атый.

– Әгәр кеше үзе тикшеренергә килмәсә, табиб кына бернәрсә дә эшли алмаячак. Кеше еш кына чирнең үзен ниндидер билгеләр аша сиздерүен көтә. Әйе, тәндәге тапларны, үзгәрешләрне күреп була әле. Әмма шул ук күкрәктәге яман шешне гади күз белән күреп, кул белән капшап кына чамалап булмаска да мөмкин. Кеше үзе сизәр дәрәҗәгә җиткәндә, ул инде шактый азган була. Шуңа күрә маммография узарга кирәк. Эчәклектәге яман шеш тизәктәге яшерен кан анализы аша ачыклана, – ди Рөстәм Хәсәнов.

Колоноскопияне дә вакытында – өч елга бер тапкыр ясатырга киңәш итә табиблар. Эчәклектә үзгәрешләр булса, аны ел саен узу хәерле. Белгечләр бу процедурадан куркырга  кирәкми, дип тә искәртә. Ник дигәндә, хәзер аны кешене 15 минутка йоклатып та ясыйлар. «Машинаны да гел карап, төзәткәләп торабыз. Сәламәтлек тә шул ук машина кебек. Аны да гел төзәткәләп, карап, тәрбияләп торырга кирәк», – ди Рөстәм Хәсәнов.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү