«Мин үләргә җыенгач улым: «Ник син оныклар сөяргә теләмисеңме?» – диде»

Яман шеш авыруы диагнозы куелганнан соң, биш ел һәм аннан да озаграк яшәүчеләр күрсәткече буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче бишлеккә кергән. Республикада андый кешеләр саны 58,7 процент тәшкил итә икән. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы җиткерә. Беренче урында – Кырым (60 процент), икенче урында – Тверь өлкәсе (58,7 процент) һәм Байкал аръягы крае белән безнең республика күрсәткече – бер үк баскычта.

Татарстанда яман шешне алданрак табу өчен төрле программалар эшли. Башлангыч этапта табу чирне алданрак дәваларга һәм тизрәк җиңәргә мөмкинлек тудыра. Республика онкология клиник диспансерыннан тыш, Чаллыда һәм Әлмәттә филиаллар бар. Башлангыч звенода 6 профиль бүлек һәм 66 онкология кабинеты эшли. Быел Чаллыда яңа радиология үзәге ачылырга тиеш. Аны «Сәламәтлек» илкүләм проекты хисабына җиһазландыралар. Әлеге үзәктә ел саен 30 мең сеанс нурланыш дәвасы үткәреләчәк. Ул – яман шешне дәвалауда кулланылучы нәтиҗәле алым. Яңа бинада республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче 1,5 мең пациентка бу җәһәттән тиешле медицина ярдәме үз җирлегендә күрсәтеләчәк.
– Яман шеш белән авыручыларның һәркайсы исәптә тора. Быел диспансеризация тикшеренүе вакытында бер хатында шуңа шик уянгач, аны онкологка озаттык. 70 яшьне узган әлеге хатын аналыгыннан кан килүдән зарланды. Операция ясатып кайтты, шөкер, исән-сау, метастазлар юк, – ди Балык Бистәсе районының Олы Кульга авылы фельдшеры Алсу Әхмәдиева. – Башка очракта тикшергәндә дә кешедән шешләр юкмы икәнен сорашабыз, тән тиресен, миңнәрне карыйбыз. Ул үссә, төсен, формасын үзгәртсә дә, озакка сузмастан табибка күренергә кирәк. Бер хатынның башындагы кара тап зурая, шешә башлагач, Казанга җибәрдек. Республика онкология клиник диспансерында шешне лазер белән дәваладылар. Аңа күп еллар узды инде, дәва вакытында күрсәтелгәч, чир җиңелде.
Яңа коронавирус инфекциясе таралмасын өчен, дәвалау оешмалары эш тәртибен үзгәрткән очракта да, Буа районы үзәк хастаханәсендә онкология кабинетлары ябылып тормаган. Авыруларга элеккечә хезмәт күрсәтәләр. Буа үзәк хастаханәсе баш табибы Рөстәм Сәмирханов әйтүенчә, 65 яшьтән өлкәнрәкләрне хастаханәгә йөртү өчен каралган автомобильләр бу көннәрдә мохтаҗларга даруларны өйгә илтеп бирү өчен кулланыла. Яман шеш белән авыручылар да шул категориягә керә. Соңгы араларда пневмонияне ачыклау өчен компьютерлы томография тикшерүләре ешрак үткәрелә башлаган. Шундый тикшерү вакытында дүрт кешенең үпкәсендә яман шеш барлыгы беленгән. Кеше табибларга йөткереп, температурасы күтәрелеп килеп керә. Температура биш көннән дә төшмәсә, томографиягә җибәрәләр. Биредә флюорографияне дә даими үткәрәләр, ул чагында да күкрәк читлегендәге үзгәрешләр, шешләр күренә. Яман шеш белән авыручыларга Буа үзәк хастаханәсендә дә химия дәвасы уздыралар. Узган ел аның өчен «Сәламәтлек» илкүләм проекты буенча акча күбрәк бүленгән һәм хезмәт күрсәтү арткан.
– Көндезге стационарда елга 560 кешегә химия дәвасы күрсәтелергә тиеш, ә бездә ярты ел эчендә 360 кеше булып китте. Тәүлек буе эшләүче бүлектә елга 77 кешене дәвалау каралган, без 64 кешегә хезмәт күрсәттек инде, – ди Рөстәм Сәмирханов.
Буа үзәк хастаханәсенә күрше Апас, Чүпрәле, Тәтеш районнарыннан да сырхауларны җибәрәләр. Узган ел ике хаста химия дәвасы алырга Буага Мәскәүдән хәтле килгән. Алар башта химия дәвасы вакытында кулланылучы дарулар хакында Казандагы онкодиспансерга шалтыратып белешкән, анда исә ул препаратлар Буада барлыгын әйткәннәр. Баш табиб әйтүенчә, химия дәвасы кешенең гомерен озынайтырга булыша.
Айсылу ханымның күкрәгендә биш ел элек яман шеш тапканнар. Мондый диагноз турында ишеткәч, ул тәмам куркуга кала. Берара табиблардан качып йөри. Чирдән халык медицинасы буенча дәвалана. Тик шеш бирешми…
– Үз белдегең белән дәваланганда, эчтә нинди үзгәрешләр булганын белмисең, шуңа күрә тикшеренеп торырга, табиб белән киңәшергә кирәк, – ди Айсылу.
Ахыр чиктә күкрәгенә операция ясаткан, химия дәвасы алган, психологларга да йөргән. Хәзер үзе дә психологка әйләнгән, киңәшләрне кызганмый. Онкология хастаханәсенә кергәч, бер ханым белән таныша ул. Аның да күкрәк бизендә яман шеш икән. Ике көннән операция ясарга җыеналар. Шул көнне бу хатын суга төшкән кебек юкка чыга. Белгечләр аны эзләп тә тапмагач, телефонына шалтыраталар, җавап булмагач, якыннарына чыгалар. Алар да берни әйтә алмый. Ул диспансерга берничә көннән генә кире кайта. Операциягә кадәр үләннәр белән дәваланып карарга уйлаган икән. Айсылу әйтүенчә, чирне үләннәр ярдәмендә җиңәргә тырышу күп кешегә хас нәрсә, ләкин бу очракта үлән кенә ярдәм итә алмый. Айсылу теге ханымга әлеге чирне ничек җиңүен сөйли һәм, беренче чиратта, табибларга ышанырга, аларның сүзен тыңларга куша.
– Яныңда тынычландырырлык кешең булу кирәк, – ди Айсылу һәм үзе белән булган очракны сөйли. – Мин дә, онкология турында ишеткәч, үләргә карар кылган идем: васыятьнамә яздым, якыннарым белән хушлаштым. Шул чагында улымның әйткән сүзләре кисәк айнытып җибәрде. «Ник син оныклар сөяргә теләмисеңме, аларны кем үстерешер дип уйлыйсың?» – диде ул. Шуннан соң, әйе шул, мин яшәргә тиеш, дидем, башымдагы уйлар 180 градуска үзгәрде. Каты чирли башлагач, үзеңнең дөрес яшәмәвеңне аңлыйсың. Эшләп алган акчаңны тегендә-монда туздырмыйча, күпмедер өлешен җыеп барырга кирәк икән. Авыргач, даруларга, витаминнарга бик күп акча китә. Иң мөһиме: юкка-барга үпкәләмәскә, борчылмаска, яхшы нәрсәләр турында уйларга, табигатькә якын булырга кирәк. Урманда йөреп кайтудан тынычлык таба башладым. Башкаларга да шуны киңәш итәм.
Айсылу сөйләвенчә, яман шешне җиңгән кешеләрнең исәбе-хисабы юк, андыйлар бик күп, Татарстанда «Без бергә» дигән төркем дә оештырганнар. Алар яши, эшли, аралаша, башкаларга ярдәм итә һәм, әлбәттә, чирдән саклана. Бер авызың пешкәч, салкын чәйне дә өреп кабасың…

Фәния Арсланова

Фото: pixabay.com


«Мин үләргә җыенгач улым: «Ник син оныклар сөяргә теләмисеңме?» – диде»” язмасына фикерләр

  1. Улэннэр генэ онкологиядэн коткара алмый.Мина табиб кеше эйтэ дип,бернэрсэ эчмэ,бернэрсэ сортмэ,
    операциясез шештэн котыла алмый
    сын диде.Операциядэн сон 17 ел яшим,Аллага шокер.

Фикер өстәү