Альберт Вәлиуллин: “Күңел җыр сорый”

Чаллы егете Альберт татар эстрадасына көтмәгәндә килеп керде. Эстрадага гына түгел, күңелгә дә кереп ояларга өлгерде инде ул. Аның җырларын тыңлыйсы гына килеп тора. Кем соң ул, Альберт Вәлиуллин диярсез.

Җырчыга – 40 яшь. Өйләнгән. Хатыны белән 16 ел бергә яшиләр, 11 яшьлек Әлимхан исемле ул үстерәләр. Казанда яшиләр.

– Чаллыда тудым. Казан дәүләт мәдәният-сәнгать институтын тәмамладым. Салават Фәтхетдинов классында укыдым 2003 еллар иде бу. Әмма сәхнәгә күтәрелә алмадым. Ул чакта кешенең моңлы җырлардан туеп, башкасын сайлаган чагы иде. Үземне бүтән өлкәгә багышладым. Әмма күңелдәге моң беркая да китмәде, – ди Альберт. –Элек талантыңны күрсәтергә мөмкинлекләр юк иде. Сәхнәгә чыксаң, сине беләләр, чыкмасаң юк. Хәзер социаль челтәрләр бар. Күп кеше җырларымны шунда тыңлый. Әкренләп сәхнәгә дә чыга башладым. Күңелем җыр сорый. Булган моңымны тамашачыга бирәсем килде. Үкенечкә калмасын, дим. Инде хәзер тамашачы да үзгәрде. Аларның җанына ял кирәк.

Җырчы тиздән Казанда беренче концертын куячак.
– Меңләгән кеше алдында җырлау – зур җаваплылык. Концерт кеше күңеленә керерлек булсын дип әзерләнәбез. Бар нәрсәне дә акчага әйләндереп калдырып булмый. Күпме кеше килер дип тә борчылмыйм. Ничә кеше булса да, матур итеп, җиренә җиткереп җырлармын, – ди ул.

– Казаннан соң Чаллы шәһәрендә, аннан соң Уфага да барып концерт куярга җыенам. Болары көзгә инде. Мине яратып тыңлаган тамашачыны концертыма көтеп калам.


Фикер өстәү