Яман шештән чебен гөмбәсе коткарамы?

Ел башыннан ковид кочагында калдык. Ул безне әле дә ычкындырырга теләми. Тик аннан башка чирләр дә аз түгел. Мисалга яман шешне алсак, ковидтан кайсы ягы белән яхшырак соң? Хәер, аларны чагыштыру урынлы да түгелдер.

Татарстанда онкология хезмәте бер көн дә тукталып тормады, белгечләр гадәти режимда эшләде. Үзгәрешләрне әйтсәк, стационарга кереп ятарга җыенучыларга компьютер томографиясе тикшеренүләре үткәрделәр. Тикшерүләр вакытында ковид, пневмония табылу очраклары да булган. Андый хасталарны тиз арада госпитальләргә озатканнар. Чирне симптомсыз гына уздыручылар өйдә дәваланган. Вируслы чирдән савыккач, анализ нәтиҗәләре таҗвирус юклыгын күрсәткәч кенә пациентны кабул иткәннәр.
– Яман шеш белән авыручының ике атна ковидтан дәваланып ятуы организмга начар тәэсир итмәде. Ә онкологияле сырхаулар арасында коронавирус йоктыручылар байтак дип әйтү дөреслеккә туры килми, – ди Республика онкология клиник диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов.
Яман шеш авыруыннан дәвалау өчен каралган илкүләм проект, бернигә дә карамастан, дәвам итә һәм финанслау да тукталмаган. «Дөрес, безнең эшкә бәя бирүче кайбер индекаторлар начар якка үзгәрергә мөмкин, аларны әлегә яшел зонада саклап калдык, – ди җитәкче. – Индекатор дигәндә менә ниләр күздә тотыла: авыруны беренче стадиядә табу, онкология чирләреннән үлем-җитемне киметү, сырхауның 5 һәм аннан да күбрәк ел яшәвен тәэмин итү…
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Ногманов китергән статистика исә тынычландыра торган түгел.
– Республикада һәр 33 нче кеше яман шеш белән исәптә тора, чир ел саен 16,5 мең кешедә табыла, – ди белгеч. – Быел 8 ай эчендә дәваланырга тиешле меңнән артык кеше онкологлар янына вакытында килеп җитмәде. Ул пациентлар белән нәрсә булып бетәр? Аларның кайберсе авырганын беләдер, кемдер әле бу хакта уйламыйдыр да. Яшәү белән үлем арасында калгач кына табибка баруның файдасы аз. Беренче тапкыр яман шеш табылган һәр дүртенче сырхау бер ел эчендә үлә. Дәвалау оешмасына соңарып килү, диспансеризация үтмәү нәтиҗәсе бу. Андыйларга чир турында әйткәч: «Ни өчен минем белән шундый хәл килеп чыкты: сәламәт яшәү рәвеше алып барам, тәмәке тартмыйм, аракы эчмим. Белгән булсам, алданрак тикшеренер идем», – ди. Хәзер диспансеризация үткәндә скрининг программалары күкрәк бизе, җенес бизендәге, туры эчәклектәге, аналык җиңсәсендәге, тиредәге яман шешне алданрак ачыклауга юнәлдерелгән. Чир иртәрәк беленгәндә, кеше тулысынча терелә, инвалидлыктан котыла. Соңгы ун елда республикада яман шеш 23 процентка артты, ә үлем-җитем элекке күләмдә калды.
Шушы көннәрдә генә табиб-токсиколог Алия Насыйбуллина яман шештән дәвалану максатыннан чебен гөмбәсе төнәтмәсе эчеп, агуланып реанимациягә эләгүчеләр барлыгын сөйләгән иде. Үзеннән-үзе шундый сорау килеп туа: ник Татарстанда авыруларга дарулар җитмиме?
– Бик куркыныч киңәш бу. Чебен гөмбәсеннән тыш, агулы үләннәрдән дәва эзләүчеләр дә байтак, – ди Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов. –Дөнья күләмендә меңнәрчә институт, күпме галим яман шеш авыруын өйрәнә. Чебен гөмбәсе булышса, алар шуны кулланып тәҗрибә үткәрер, онкологлар исә дәвалауда кулланыр иде. Алай түгел бит. Онкология чирләрен дәвалауга бүленгән сумма соңгы елларда 8 тапкыр артты. Минем практикада да шундый хәл булды: бер яшь кенә хатын-кызның бөерендә кечкенә шеш бар иде. Аны кисеп алдык та, башка төрле дәвалау кирәк булмагач, хастаханәдән чыгардык. Өйдә туганнары агулы төнәтмә эчәргә киңәш иткән. Анемия башлангач, коры сөяккә калгач, дүрт айдан соң, аны безгә алып килделәр. Кызганыч, яп-яшь хатынның гомерен саклап кала алмадык, юкса яшәргә дә яшәргә иде әле. Аны туганнары харап итте.
Илгиз Һидиятов исә яман шеш диагнозын бик авыр кабул итүчеләр барлыгын әйтә. «Алар нишләргә белмәгәннән әбиләргә, экстрасенсларга чыгып китә, – ди ул. – Тик яман шешне спирт кушылган майлар, агулы гөмбәләр, үләннәр кулланып кына җиңә торган түгел».

Фәния Арсланова


Фикер өстәү