Татарстанда тәүлек эчендә 125 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә 125 кеше коронавирус йоктыруы теркәлгән. Аларның барысы да авыруны аралашу сәбәпле йоктырган.

41 кеше хастаханәгә салынган, 84 кеше өйдә дәвалана.

География:
1. Казан — 40
2. Яр Чаллы — 6
3. Аксубай — 1
4. Алексеевск районы -6
5. Әлмәт — 6
6. Арча — 1
7. Баулы — 2
8. Лениногорск — 13
9. Минзәлә — 1
10. Түбән Кама — 1
11. Яңа Чишмә — 5
12. Нурлат — 21
13. Спас районы — 1
14. Тәтеш — 1
15. Тукай районы — 4
16. Чистай — 15
17. Ютазы районы — 1
20 октябрьгә Татарстанда 28 973 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә 24 317 кеше, шул исәптән 75 кеше тәүлек эчендә сәламәтләнгән.

Барлыгы 1 308 766 кешегә вакцинация ясалган (үсеш – 28 210), аларның 993 600е икенче прививка алган.
Кабат вакцинацияне 20 471 кеше ясаткан.


Фикер өстәү