Голикова Путин белән киңәшмә вакытында: Татарстан коронавирус буенча вазгыять катлаулы булган төбәкләр исемлегенә керә

Россия Президенты Владимир Путин белән киңәшмә вакытында Россия вице-премьеры Татьяна Голикова коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять иң киеренке булган төбәкләрне атады.

Чирләүчеләр артуы 35 төбәктә теркәлгән. Сырхаулар буенча киеренке вазгыять Курск, Оренбург өлкәләрендә, Коми, Татарстанда, Мордовиядә күзәтелә. Дагыстан, Кабарда-Балкар, Камчатка, Томск өлкәсе, Ставрополь, Карачай-Черкес, Адыгея, Чиләбе өлкәсендә коллектив иммунитетка бәйле вәзгыять иң начары булуын әйтте Татьяна Голикова.


Фикер өстәү