Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр вакытны эшләми торган көннәр итү турындагы тәкъдимне хуплады

Министрлар Кабинеты каршындагы коронавируска каршы көрәш буенча Координация советының президиумында вице-премьер Татьяна Голикова 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр вакытны ял көннәре итәргә тәкъдим итте. Бу тәкъдимен ул коронавируска бәйле вазгыятьнең киеренке калуы белән аңлатты.

Бүген исә Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда илдәге коронавируска бәйле хәл буенча хисап тотты. Дәүләт башлыгы эшләми торган көннәр кертү турында карарны хуплады. Моңа өстәп хезмәт хакы сакланачак, дип әйтте Президент.


Фикер өстәү