Ренат Харис 100 мең сум премия акчасын Казанда атыш булган 175нче гимназия вахтерына биргән

Шагыйрь Ренат Харис Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара фестивальдә татар мәдәниятен үстергән өчен бирелгән 100 мең сум премиясен Казандагы 175 гимназия вахтеры Тәзкирә Әхмәдуллинага тапшырган.

Шагыйрь кичә Казанның 175нче гимназиясендә булган. Ренат Харис батырлыгы өчен үз якташына рәхмәт әйткән. Алар икесе дә Ульяновск өлкәсендә туган, дип хәбәр итә басма.

Быел май аенда бу мәктәптә атыш аркасында балалар һәм укытучылар үлде. Атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиев хәзер Петербургта тикшерү изоляторында утыра. Аңа төрле экспертизалар билгеләнгән.

Тәзкирә Әхмәдуллина кораллы егетне күргәч, беренче булып, хәвеф төймәсенә баса һәм полиция чакыра. Аннары уку йорты директоры тавыш көчәйткеч аша укытучыларга һәм укучыларга һөҗүм турында хәбәр итә һәм алар үз кабинетларына бикләнә, диелгән хәбәрдә.


Фикер өстәү