Локдаун гына коронавирусны туктатырмы? (БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ)

Эшләми торган көннәр игълан ителсә, бу коронавирус белән авыручылар санын киметергә ярдәм итәчәк, әмма бу әле чирләүчеләр бөтенләй булмас дигән сүз түгел. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов әйтте.

— Мондый аерымлану, берникадәр дәрәҗәдә, авырулар санын киметү буенча чараларның берсе.
Әмма шәһәр шартларында элемтәләрне тулысынча бетерү мөмкин түгел диярлек. Без кибетләргә йөрергә, азык-төлек сатып алырга, йөрергә, лифтта төшәргә-менәргә һәм башка кешеләр белән элемтәгә керергә мәҗбүр булачакбыз. Шуңа күрә бер атнага локдаун кертәбез дә, авыручылар саны булмаячак дип әйтү бик үк дөрес түгел, — диде белгеч.


Фикер өстәү