Дмитрий Лопушов: Республиканың медицина оешмалары гадәти режимда эшли

Бүген республиканың медицина оешмалары гадәти режимда эшли. Хәзерге вакытта Татарстанда 11 ковид госпитале исәпләнә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Дмитрий Лопушов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Дмитрий Лопушов әйтүенчә, хәзерге вакытта ковид госпитальләрендәге ятак урыннарның 30 проценты буш. «Бу начар күрсәткеч түгел. Ник дигәндә, моңа кадәр ятак урыннарның 4-5 проценты гына буш була иде», – диде ул.

Белгечләр талпаннар уянган чорга да әзер булырга киңәш итте. Әлегә республикада бер генә талпан кадалу очрагы да теркәлмәгән. «Талпаннар көннәр 1-2 градуска кадәр җылынгач уяна, 15 градуска кадәр җылыткач активлаша. Бүген талпан кадалу куркынычы зур булган 30 җирлек бар. Биредә эшләүчеләргә алдан хәстәрен күреп, талпанга каршы прививка ясатырга кирәк», – дип кисәтте Дмитрий Лопушов.


Фикер өстәү