Сентябрь аенда Татарстанда талпан кадалу очраклары августтагы белән чагыштырганда ике тапкыр арткан

Сентябрь аенда Татарстанда талпан кадалу очраклары августтагы белән чагыштырганда ике тапкыр арткан. Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәренә караганда, августта 861 кеше табибларга мөрәҗәгать итсә, узган айда бу сан 1,8 меңгә җиткән.

Ведомство белгечләре аңлатып үткәнчә, талпаннар апрельдән октябрь аена кадәр актив. Кыраулар төшүгә, алар йокыга тала. Сентябрьдә ныграк котырулары исә кышны җиңелрәк кичерү өчен күбрәк «май» җыеп калырга тырышуларына бәйле. Моннан тыш сентябрьнең җылы килүе, халыкның урманнарга еш йөрүе, гөмбә сезоны башлану да аларны ныграк кузгатып җибәргән.

Быел яздан бирле Татарстан хастаханәләренә, талпан кадалу сәбәпле, барлыгы 9,8 мең кеше мөрәҗәгать иткән инде. Узган елда да бу сан шул чама булган (9,6 мең очрак).


Фикер өстәү