Рөстәм Миңнеханов һәм Шәүкәт Мирзиёев Казан Кремлендә очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёевны кабул итте.

Рәис ассызыклаганча, бу Үзбәкстан җитәкчесенең республикага беренче тапкыр килүе һәм аның Россиягә эш сәфәре нәкъ менә Татарстаннан башлануы аеруча куанычлы.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 290 миллион доллардан артып китте һәм 50%ка үсеш күрсәтте. Агымдагы елның ярты елында да уңай динамика күзәтелә.

— Форум өчен рәхмәт. Ул югары дәрәҗәдә узды. Бүген без бергәләп тормышка ашыра торган проектлар эре сәнәгать предприятиеләрен генә түгел, кече һәм урта бизнесны да колачлый, — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Үзбәкстан Президенты исә күптәннән Казанны үз күзләре белән күрергә теләгәнен билгеләп үтте.

— Мин һәр очрашуда Татарстанга килергә вәгъдә бирә идем. Һәм бүген мин монда сезнең җитәкчелек астында бара торган үзгәрешләрне үз күзләрем белән күрдем, — диде ул.

Үзбәкстан җитәкчесе билгеләп үткәнчә, ике республика делегацияләре актив эшли, бу хакта Казанда форумны уңышлы уздыру да сөйли. Моннан тыш, Президент Үзбәкстанда татар диаспорасының активлыгын да билгеләп үтте.

Очрашуда бергәләп тормышка ашырыла торган проектлар турында да фикер алыштылар.


Фикер өстәү