Ерактагы якын дуслар. Үзбәкстан белән Татарстанны нәрсә бәйли?

Үзбәкстанга Татарстан аша якынрак. Башкалада бу көннәрдә Үзбәкстан белән Россия арасын тагын да якынайту турында сөйләштеләр. Казанга Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев та килде. Ул үзенең Татарстанга сәфәрен “хыялының чынга ашуы” дип бәяләде.

Аерым алганда, Үзбәкстан белән Татарстанны нәрсә бәйли? «Россия – Үзбәкстан төбәкара хезмәттәшлек форумы»нда кем һәм нәрсә белән үзенә җәлеп итәргә тырышты?

Вәгъдә үтәлде

Шәүкәт Мирзиёев Казанны күптәннән күрергә теләгән икән. Форум узганнан соң Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда  ул бу хакта да искәртте һәм хыялының чынга ашуын әйтте.

– Җылы кабул итүегез өчен рәхмәт. Очрашкан саен, Татарстанга киләм, дип вәгъдә итә идем. Бүген биредә сезнең җитәкчелек итү нәтиҗәләрен, үзгәрешләрне үз күзләрем белән күрдем, – диде тугандаш республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов та рәхмәтле Үзбәкстан Президентына.

– Форум өчен рәхмәт. Ул югары дәрәҗәдә узды. Бүген без гамәлгә ашыра торган проектлар эре сәнәгать предприятиеләрен генә түгел, кече һәм урта бизнесны да үз эченә ала, – дип искәртте очрашуда Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең миңа карата шәхси мөнәсәбәтегезне бик кадерлим. Сез һәрвакыт безнең проектларга булышасыз. Үзбәкстанда яшәүче ватандашларыбызга ярдәм иткәнегез өчен аерым рәхмәт!

Ул билгеләп үткәнчә, ике республика делегациясе актив эшли, бу хакта Казанда форумның уңышлы узуы дәлилли. Моннан тыш, Президент Үзбәкстанда татар диаспорасының активлыгын билгеләп үтте.

– Мин алар белән вакыт-вакыт очрашам һәм алар һәрвакыт Татарстан турында, сезнең хакта горурлык белән сөйлиләр, – диде Үзбәкстан Президенты.

Хезмәттәшлекнең яңа этабы

Эшлекле даирәләрдән 700ләп катнашучы, Россиянең 19 һәм Үзбәкстанның 12 төбәгеннән килгән кунаклар, күргәзмәдә – 70ләп компания.  «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә «Россия – Үзбәкстан төбәкара хезмәттәшлек” форумының пленар утырышы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен үстерү, яңа элемтәләр табу турында сөйләштеләр. Үзбәкстан вәкилләре – Россиягә, Россия Үзбәкстанга нәрсәсе белән кызыклы булуы хакында сөйләде. Сүз уңаеннан, бу форум өченче тапкыр уздырыла.

Үзбәкстан безгә ят түгел. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләре белән әйтсәк, ике халыкны да тел, дин, мәдәният ягыннан уртак җепләр бәйли. Үзбәкстанда татарлар да күп (300 меңләп), Татарстанда да ерак күршеләребез шактый. Соңгы елларда аралар тагын да якынаеп, икътисадый хезмәттәшлек тә ныгыган.

(акцент!)– Узган елгы нәтиҗәләр буенча ике республика арасында товар әйләнеше 50 процентка үсте һәм 290 млн доллардан артып китте. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында үзара сәүдә күләме тагын 30 процентка артты, – дип санлы күрсәткечләр белән таныштырды Рәис.

Көч тә, мөмкинлекләр дә күп, алга таба да төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне үстерү ягын кайгыртачакбыз, ди Рөстәм Миңнеханов.

Пленар утырышта ике якның да төбәкләре җитәкчеләре сүз алды. Әйтик, Үзбәкстанның Җизак өлкәсе хәкиме Эрган Салиев Россияне төп икътисадый партнерларның берсе дип атады. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы, сәнәгать, машина җитештерү юнәлешләре буенча эш алып барылганын әйтте.

– Үзбәкстан компанияләре дә Татарстандагы проектларга инвестиция кертә, – диде Ташкент өлкәсе хәкиме Зойир Мирзаев. – Әйтик, Казанда махсус үзәк булдыру турында килешү имзаладык. Ул яшелчә, сөт һәм башка фермер продукциясен саклау, эшкәртү, төрү һәм сатуга чыгару белән шөгыльләнәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен Үзбәкстаннан китертү күздә тотыла.

Безнекеләрдән Иваново өлкәсе губернаторы Станислав Воскресенский чыгыш ясады. Ул Үзбәкстан дусларыбызны онлайн сәүдәгә өйрәтә алабыз дип кызыктырды (баксаң, алар онлайн сәүдә буенча илдә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң икенче урында тора икән). Җиңел сәнәгать юнәлешендә Үзбәкстан белән эшләүләрен әйтте.

Самара губернаторы Дмитрий Азаров автомобиль җитештерү мәсьәләсенә игътибар итте. Губернатор әйтүенчә, АвтоВАЗ белән бәйле проектны яңадан башлап җибәрергә кирәк.

– «АвтоВАЗ»ның үзбәк партнерлары белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә якын арада «Lada» машинасын җыю һәм сату янә башланыр дип өметләнәбез, – диде Дмитрий Азаров.

 

 

САН

* 2023 елның гыйнвар – июль аенда Россия белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 5,5 млрд долларга җитте. 2022 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 9,3 млрд доллар иде.

* Россия Үзбәкстанның төп тышкы сәүдә партнеры санала (икенче урында – Кытай).

* Форум кысасында ике як арасында 3 регионара һәм 7 коммерциячел килешү имзаланды. Бу килешүләр җитештерүнең төрле өлкәләренә бәйле.

 

 

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү