Фәрит Мөхәммәтшин: «Үзбәкстанның тугандаш халкы теле, традицияләре, дине һәм рухы белән безгә якын»

Үзбәкстанның тугандаш халкы теле, традицияләре, дине һәм рухы белән безгә якын. Безне күп нәрсә якынайта. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Каракалпакстан Республикасы (Үзбәкстан Республикасы) Жокаргы Кенесы (Югары Советы)  Рәисе, Үзбәкстан Республикасы Сенаты башлыгы урынбасары Аманбай Орынбаев белән очрашуда шулай диде. Очрашу республика парламентында узды.

Аманбай Орынбаев Казанда Россия белән Үзбәкстанның төбәкара хезмәттәшлеге форумы эшендә катнашты.

Очрашуда парламентчылар, Россия – Үзбәкстан хезмәттәшлеге, шул исәптән парламентара элемтәләр кысасында, Татарстан белән Каракалпакстан арасындагы күп яклы элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләрен карады.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның күпмилләтле республика булуын, бездә 175 милләт вәкиленең үзара тынычлык-татулыкта яшәвен билгеләп үтте. 30 елдан артыграк вакыт дәвамында Татарстан Халыклары ассамблеясы уңышлы эшләп килә. Үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе исә ассамблеяның иң зур, иң абруйлы һәм иң нык үсеп килүче җәмгыятьләреннән берсе булып тора, диде ул.

Аманбай Орынбаев, үз чиратында, республика җитәкчелегенә җылы кабул итүләре һәм форумны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү