Владимир Кутилов: «Уртак дошманга каршы тору теләге җәмгыятьне берләштерә»

Без әле кая барабыз? Дөньяда ниләр бар? Бу сорауларга җавапны политтехнолог, «Теория Дарвина» агентлыгы генераль директоры Владимир Кутилов белән бергә эзлибез.

– Владимир Путин «Россия – бары руслар өчен генә!» – дип кычкыручыларга карата фикерен белдерде. Президент әйтүенчә, мондый куркыныч фикерләр тормышка ашса, ил таркалачак. Ничек уйлыйсыз, Мәскәү өлкәсендәге куркыныч вакыйгадан соң мигрантларга карата мөнәсәбәт үзгәрерме?

– Миңа калса, бу мәсьәләдә зур үзгәрешләр була алмый. Берничә сәбәбе бар. Беренчедән, без – зур һәм күптөрле милләтләр яшәгән ил. Бу – безнең мәдәниятнең дә, традицион кыйммәтләрнең дә бер өлеше. Икенчедән, мигрантлар, миграция – икътисадның һәм демография сәясәтенең мөһим бер өлеше. Бездә генә түгел, Европа һәм АКШта да шундый вазгыять. Эшче көчләр җитми. Бер яктан, вазгыятьне кулдан ычкындырырга ярамый. Икенче яктан, эшкә дип килгән мигрантларсыз да булмый. Аннары бер нәрсәне онытмыйк: ул кешеләр арасында бездәге тормышка ияләшкән, җәмгыятьтә үз урынын тапкан, гражданлык алганнары да бик күп.

– Әмма вазгыятьне какшатырга тырышучылар да бар.

– Беләсезме, милләтчелек идеясе бик гади һәм аны кешенең башына сеңдерү дә бик җиңел. Милли кыйммәтләрне сакларга тырышуның бернинди начар ягы да юк. Әлеге идеяләр куркыныч радикаль төсмер ала башлаганчы. Әнә шуңа күрә – җиңел генә сеңдереп һәм радикаль төсмер биреп булганга – мондый фикерләрне вазгыятьне какшату өчен кулланалар да инде. Безнең дошманнар да милли мәсьәлә һәм мигрантлар темасын Россиянең иң авырткан җире дип саный. Шул урынны ныграк авырттырырга телиләр. Соңгы арада Дагыстанда, Башкортстанда килеп чыккан вакыйгаларда без моны күрдек инде.

– Соңгы арада Россиядә үлем җәзасын кире кайтару турында күп сөйләшәләр. Беренче тапкыр түгел. Әмма бу юлы исеме билгеле һәм сүзе үтә торган кешеләр дә читтә калмады. Ни дигән сүз бу: халыкның фикере белән уйнаумы, әллә, чыннан да, җинаятьчелеккә каршы көрәшме?

– Миңа калса, моны сезгә теләсә кайсы белгеч раслаячак, үлем җәзасы гамәлдә булу гына җинаятьләрне булдырмый калуга, аларның санын киметүгә йогынты ясый алмый, ясамый да. Бу – сәяси мәсьәлә. Шуңа күрә сәясәтчеләр бу хакта күп сөйли дә инде. Россия җәмгыятенең зур үзенчәлеге бар: бездә халык һәрвакыт гаделлек көтә. Бу очракта үлем җәзасы әнә шул гаделлекнең чагылышына әверелә. Ашка каршы аш, ташка каршы таш. Шул ук вакытта бездәге традицион кыйммәтләр, җәмгыятьтәге заманча кыйммәтләр, гуманизм кыйммәтләрен исәпкә алсак, алар бит үлем җәзасын кире кайтару турындагы фикерләр белән чагышмый. Алай булгач, безнең җәмгыять моңа әзерме? Әле бит дин ягыннан караш та бар. Ә суд хөкем чыгарганда ялгышу ихтималы, тикшерү органнарына ышаныч мәсьәләсен кая куябыз? Кыскасы, бик четерекле сорау. Шуңа күрә бу очракта сәясәтчеләрнең фикере генә җитми. Алар, әлбәттә, «хайп» артыннан бара, җәмгыятьнең күңелен күрергә тели. Әмма шуңа игътибар итик: беренче шок узды, хисләр сүрелә. Хәзер инде бу мәсьәләдә акыл белән эш итүчеләрнең сүзләре ешрак ишетелә башлады.

– Террорчыларның төп максаты – халыкны куркыту. Үз теләкләренә ирешә алдылармы? Халык куркыныч хәбәрләргә ияләште, дигән фикер дә бар.

– Әлбәттә, халык курыкты. Әйе, ике елдан артык махсус хәрби операция бара, әмма тыныч шәһәрләрдә шундый куркыныч вакыйгалар булуы күңелгә шом сала. Килешмим, куркыныч хәбәрләргә ияләшеп булмый. Ярамый да. Ияләшәсең икән, дөрес карар кабул итеп тә, саклану чарасы күреп тә булмый.

Мондый зур терактлардан соң без халыкның бер яктан шул ук мигрантлар һәм башка юнәлешләрдә катгый чаралар күрүне таләп иткәнен, икенче яктан берләшүен күрәбез. Бу берләшүне Президент сайлау барышында да күрдек. Илнең иминлеге, киләчәк тормыш кебек төп мәсьәләләрдә фикерләр уртак. Коточкыч фаҗигадә һәлак булганнарны искә алганда, кан тапшырганда, йөзләгән мең кеше ярдәм итәргә әзер булганын, бу хәлләргә битараф түгеллеген күрсәтте. Уртак дошманга каршы тору теләге җәмгыятьне берләштерә.


Фикер өстәү