Соңгы бер атна эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 606 очрагы теркәлгән

Соңгы бер атна эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 606 очрагы теркәлгән. Бу – алдагы атна белән чагыштырганда 8 процентка күбрәк. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта хәбәр итте.

Любовь Авдонина әйтүенчә, коронавирус элеккечә үк гадәти ОРВИ рәвешендә уза. «97 процент очракта ул нәкъ менә шулай – җиңелчә рәвештә уза. Ул бернинди билгеләрсез узган очраклар да бар», – дип сөйләде ул.

Ел башыннан бирле Татарстанда кызамык йоктыруның 155 очрагы теркәлгән. Чагыштыру өчен узган ел ел дәвамында (!) 146 кеше кызамык йоктырган булган. «Авыручыларның 90 проценты – кызамыкка каршы прививка ясатмаган яки эшне ярты юлда калдырып, бер генә прививка ясаткан кешеләр. Шуңа күрә форсаттан файдаланып республика халкына мөрәҗәгать итәсе килә: кызамык йоктыручылар саны арта, бу чирдән исә бары тик вакцина гына саклый ала», – дип искәртте Любовь Авдонина.


Фикер өстәү