Татарстанда кызамык йоктыруның 46 очрагы теркәлгән

Татарстанда кызамык йоктыруның 46 очрагы теркәлгән. Чирләүчеләрнең 20се – балалар. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары әйтүенчә, республикада 12 047 кешенең чир ияртүчеләр белән элемтәдә торуы ачыкланган. Шуның 1 409ына прививка ясатырга кирәк булган. 82%ы вакцинация узган да инде.

Бездә 5 февральдән кызамык белән чирләүчеләр теркәлә башлаган. Чир йоктыручыларның күпчелеге (80%) – Таҗикстаннан килүчеләр. Мисыр, Мәскәү, Новосибирск һәм Бурятиядән дә авырту ияртеп кайту очраклары бар.

Сүз уңаеннан, Татарстанга кызамыкка каршы вакцина кайтарылганлыгын да әйтеп үтик. Ул республиканың барлык медицина оешмаларына диярлек бүлеп бирелгән.

Исегезгә төшерәбез: февраль һәм март айларында республикада кызамык йоктыруның 13 очрагы билгеләнгән. Сырхауларның барысы да чирне читтән ияртеп кайткан.


Фикер өстәү