Сәясәт белгече Владимир Кутилов: «Дәүләт яңалыкларны җиткереп торырга тиеш»

Без әле кая барабыз? Дөньяда ниләр бар? Бу сорауларга җавапны сәясәт белгече, «Теория Дарвина» агентлыгы генераль директоры Владимир Кутилов белән эзлибез.

– Соңгы вакытта илдә мобилизация игълан итү тәкъдимнәре еш яңгырый. Нәрсә дигән сүз бу? Аерым сәясәтчеләрнең бүгенге кискен вазгыятьтә үзләрен күрсәтеп калу теләгеме, әллә инде шул рәвешле халыкның мөнәсәбәтен ачыкларга тырышумы?

– Россия хакимиятләре махсус хәрби операция (СВО) мәсьәләсендә бик сак адымнар белән хәрәкәт итә. СВОның статусын, тәртибен үзгәртүнең дә, мобилизация игълан итүнең дә җәмгыятьтә ничек кабул ителәсен, нәтиҗәсен тулысынча аңлыйлар дип уйлыйм. Бу мәсьәләдә очраклы белдерүләр була алмый, миңа калса. Сәясәтчеләр махсус хәрби операция темасы ярдәмендә үзләрен күрсәтеп калу белән мавыкмыйлар.

Украина белән каршылыкның озакка сузылуы һәм катлаулы булуы ихтимал. Ике якның хәрбиләре, сәясәтчеләрен тыңласаң, офыкта, ким дигәндә, 2023 ел күренә. Армиядә кайбер хәрби-учет белгечлекләренә кытлык барлыкка килергә мөмкин. Ул чакта инде өлешчә мобилизация котылгысыз булачак.

– Махсус хәрби операция башланганга 7 ай тулып килә. Бу вакыйгалар җәмгыятьнең кәефенә ничек йогынты ясый? Вакыт барган саен халык Донбасстан килгән хәбәрләргә ияләшеп, битарафлык барлыкка килмиме?

– Ияләшү дә, арыганлык та барлыкка килә. Һәрвакыт басым булганда, ялган хәбәрләр таратылганда бигрәк тә. Бердәнбер көнне кешедә хәбәрләрнең дөрес яки дөрес түгеллеген бәяләмәс өчен алардан бөтенләй баш тарту теләге барлыкка килә. Шул ук вакытта дәүләт халыкка махсус операция турында хәбәрләрне даими рәвештә җиткереп торырга, аларны иҗтимагый фикер алышуга җәлеп итәргә тиеш. Илдә бөтен көчне һәм мөмкинлекне эшкә җигәргә кирәк булган чакта вакыйгаларга битараф калырга ярамый. Бу очракта икътисадтагы, җитештерүдәге, фәндәге көч һәм мөмкинлекләрне файдалануны күздә тотам.
– Халык арасында иң еш кабатланган сорау: бу вакыйгалар кайчан бетәчәк? Шулай да кешене күбрәк ни борчый: махсус операциянең нәтиҗәсеме, әллә инде ашарга һәм киенергә, ипотекага түләргә акча җиткерү кебек көнкүреш мәшәкатьләрме?
– Миңа калса, әлегә социаль-икътисади проблемалар иң кискен дәрәҗәгә җитмәде. Икътисади кризис акрын гына дәвам итә, әлегә ул торгынлык рәвешендә. Икътисадтагы хәлләр берничә айдан, бәлки, яз ахырына таба кискенләшергә мөмкин. Хәзер күбрәк тормыштагы киеренкелек һәм стресс аркасында рухи яктан арыганлык йогынты ясыйдыр. Бу исә кешенең бер яктан мәгълүматтан читләшүенә, икенче яктан бүгенге тормышын тыныч вакытлар белән чагыштыруына китерә.

Корал ярышы: кем кемне уздыра?                 

– Алайса, бу очракта җәмгыятьтәге бердәмлекне ничек сакларга? Бу бит илнең киләчәге дигән сүз. Халык, әйтик, кока-коладан баш тартырга ризамы?

– Миңа калса, ниндидер ризыклардан һәм брендлардан баш тарту тыныч кына узды. Россиядә яшәүчеләр бу хәлне дөрес бәяли алды. Кайбер компанияләр һәм брендларның илдән китүен күпләр безне кимсетү дип кабул итте. Икенче яктан, халык дефицитны, күпләп сатыла торган азык-төлеккә кытлыкны бөтенләй диярлек тоймады. Ничек кенә булмасын, ниндидер кока-коланың җәмгыять бердәмлегенә бернинди дә катнашы юк дип уйламыйм.

Җәмгыятьтәге бердәмлек даими күренеш түгел ул. Ниндидер мәсьәләдә килешү булырга, ә икенчесендә фикер алышу дәвам итәргә мөмкин. Килешү булсын өчен дәүләтнең дә тырышлыгы кирәк.

– Инде үзебезгә әйләнеп кайтсак, дөньядагы, илдәге вазгыять Татарстанга ничек йогынты ясый? Президентның эшлекле сәфәрләре, очрашулары дәвам итә, яңа килешүләр имзалана. Ил генә түгел, халыкара чаралар уза. Кыенлыкларны җиңелрәк кичерүгә өметме бу?

– Татарстан – зур Россиянең мөһим миссиягә ия төбәге. Рөстәм Миңнеханов чит илдәге партнерлар белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда һәрвакыт актив булды. Көнбатыш санкцияләренә карамастан, Россия глобаль сәяси һәм икътисади бергәлекнең бер өлеше булып кала бирә. Мәдәнияттә, сәүдә өлкәсендә һәм сәясәттә элек-электән хезмәттәшлек иткән илләр белән мөнәсәбәтләрне үстерү эшен дәвам иттерәбез. Татарстан исә нык үсешле икътисадка, мөһим тармакларда көчле сәнәгатькә ия булу нәтиҗәсендә кыенлыкларны башка төбәкләргә караганда берникадәр дәрәҗәдә җиңелрәк кичерәчәк.

 

Әңгәмәдәш – Илнар Хөснуллин


Фикер өстәү