Кешегә сихер, бозым ясалганын ничек аңларга мөмкин?

Кайчагында көндәлектәге мәсьәләләргә дә дин күзлегеннән карау зыян итмәс. Сәхифәбезне бу юлы укучыларыбызны борчыган сорауларга җавап эзләүгә багышладык.

Сорауларга Алмаз хәзрәт Галимҗанов җавап бирде. 

– Кешегә сихер, бозым ясалганын ничек аңларга мөмкин икән?

Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм

– Билгеләре күп аның. Аларны санаганчы, сихер-бозымга дучар булмау юлларын әйтсәк, хәерлерәктер. Иң элек бу – госел-тәһарәтле булу. «Фатиха», «Аятел Көрси», «Әл Кәфирүн», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен уку, үзеңне өшкерү. Аннан, башкалада махсус мәчетләр дә бар бит. Аларга мөрәҗәгать итәргә була. Бисмилла әйтеп ашап, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп һәм тыелып яшәсәк, кешегә сихер-бозым кермәс.

 

Фото: https://vk.com/


Фикер өстәү