Миллениум Россиянең иң матур күперләре исәбенә кергән

Казанның Миллениум күпере сәяхәтчеләрнең игътибарын җәлеп итәрдәй Россиянең иң матур күперләре исемлегенә кергән. Бу хакта “Татар-информ” “Туту.ру” туристлык сервисы экспертлары нәтиҗәләренә таянып яза.

“Казансу аша салынган Миллениум күпере – шәһәрдәге иң биек күпер. Терәге “М” хәрефе (Миллениум – меңъеллык) рәвешендә ясалган күпер рекордлы кыска вакыт эчендә – 8 ай эчендә төзелгән: төзелеш 2004 елның башында башланып, 2005 елның җәендә күпернең беренче чираты файдалануга тапшырылган инде. Шәһәр юбилеена өлгертү өчен шулай бик тиз эшләгәннәр”, – дип тасвирлаган күперне сервис белгечләре.

“Казан халкы күперне бик ярата, гәрчә, кайберәүләр, шаяртып, Линолеум дип “үчекләсә” дә”, – дип билгеләп үткән сервисның матбугат хезмәте.
Иң матур күперләр исемлегенә шулай ук Саратовны Энгельс шәһәренә тоташтыручы Саратов күпере (1965 елда Идел аша салынган), Владивостокның “Золотой Рог” култыгы аша салынган Алтын күпере (2012 елда файдалануга тапшырылган), Муромны күрше Навашино шәһәре белән тоташтыручы Муром күпере (Ока елгасы аша, 2009 елда ачылган), Ростовның ачылма тимер юл күпере (1917 елда төзелеп, Бөек Ватан сугышы елларында шартлатылган, 1952 елда кабат торыгызылган) кебек мәһабәт корылмалар кергән.


Фикер өстәү