Күңел тынычлыгы кирәк. «Начар әйберләр без көтү-көтмәүдән генә тормый»

Динара Хәмәтвәлеева, КФУдагы Психология һәм белем бирү институтының педагогик психология кафедрасы өлкән укытучысы:

– Бүген мәгълүмат ташкыныннан берничек качып булмый. Телисеңме-теләмисеңме, бар нәрсәдән хәбәрдар булып торасың. Бу очракта шунысы мөһим: ишеткән һәр яңалык, хәбәрне күңелеңә якын алырга ярамый. Куркуга бирелеп, киләсе көннән ниндидер куркыныч көтеп утыру да дөрес түгел. Тынычлыкны башка нәрсәдән эзләргә кирәк. Күңел тыныч булсын өчен күбрәк саф һавада йөрергә тырышыгыз. Яз кояшы балкыган чорга аяк бастык. Спорт белән шөгыльләнегез. Бу бик мөһим. Ник дигәндә, спорт белән шөгыльләнгәндә стресс гормоннары юкка чыга. Үзегездә шундук җиңеллек сизәрсез. Берәр матур әдәби китап уку да артык булмас. Ул уй-фикерләрегезне уңай якка юнәлтәчәк. Начар уйлардан арыну өчен, көндәлек тормышыгызда җаныгызга рәхәт булган шөгыльләргә дә вакыт табыгыз. Иртүк исән-сау уянуыгыз, сау-сәламәт булуыгыз өчен рәхмәт әйтергә дә онытмагыз. Шунысын аңларга кирәк: начар әйберләр без көтү-көтмәүдән генә тормый. Шуңа күрә без үзебезне хәзер, нәкъ менә шушы минутта яхшы хис итәргә тиеш. Моңа уй-хисләребез чиста булганда гына ирешеп була. Үз-үзебезгә, киләсе көнгә ышаныч та шул очракта гына пәйда булачак.

Ансар хәзрәт Мифтяхов, «Әл-Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы:

– Рамазан аеның соңгы ункөнлеге дә якынлаша. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын. Ураза күңелләребезгә тынычлык кына салып калмый, нәфесебезне дә тәрбияли. Бүгенге тынгысыз көннәрдә бу бигрәк тә мөһим. Шундый чорга дучар булганбыз икән, димәк, тәкъдиребезгә шулай язылган. Аллаһы Тәгалә шушы катлаулы чорда күңелләребезгә тынычлык, иманнарыбызга ныклык насыйп итсен иде. Локман Хәким: «Һәрбер кешенең, ул кем генә булмасын, әгәр аның күңелендә өч әйбер бергә җыелмаса, ул бәхетле булмый. Аның беренчесе – сәламәтлек, икенчесе – ризык булу, өченчесе – җан тынычлыгы», – дигән. Соңгысы аеруча мөһим. Күңел тынычлыгы өчен күп тә кирәкми кебек. Бәлки, Аллаһы Тәгаләбезгә ризалыгыбыз да җитә торгандыр. Кайберәүләр кечкенә генә кыенлыкны да күпертә. Чынлыкта без Аллаһы Тәгаләгә бар нәрсә өчен – сынавына да, шатлыгына да рәхмәтле булырга тиеш. Шул вакытта гына күңелебезгә тынычлык табарбыз. Көннәребезне намаз укып, зикер әйтеп уздырыйк. Пәйгамбәрләребез дә төрле сынау, борчуларга дучар булып торган. Аллаһы Тәгалә, һәрбер авырлыктан соң җиңеллек килер, ди. Шуны онытмасак иде.

Ләйсән Гыймаева, Татарстанның атказанган артисты:

– Хәлләр әйбәт, Аллаһка шөкер. Бу арада иҗат белән мәш киләбез. Берничә яңа җыр яздырдык. Кызыбыз Таңсылуның да яңа җыры чыкты. Бар нәрсә бар, күңел тынычлыгы гына юк. Башта махсус хәрби операция күңел тынычлыгын алган иде, Мәскәүдәге теракттан соң ул бөтенләй бетте. Мондый чакта якын кешеләрең белән тагын да якынаерга кирәк. Шәхсән үземә Аллаһы Тәгаләдән көн дә сорау, намаз уку күңелгә тынычлык бирә. Аның ризалыгыннан башка бернәрсә дә булмый.

Миләүшә Сәлахиева, Яшел Үзән районының Бакырчы авылы клубы мөдире:

– Бер килеш кенә эшләп йөрибез. Гаилә елы уңаеннан әби – кыз –оныклардан торган гаиләләр белән «Буыннар чылбыры өзелмәсен» дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырдык. Театр көне уңаеннан балалар белән Фоат Садриевның «Икмәк тәме» әсәрен сәхнәләштереп, каникул чорында балаларга күрсәттек. Каникул бит, фольклор уеннар уйныйбыз, язгы ташу һәм терроризм турында әңгәмәләр уздырдык. Бу арада бик тынгысыз булды. Күңел әле дә тыныч түгел. Рамазан ае бит, ураза тотабыз, Коръән сүрәләре укып тынычланабыз. Балалар белән эшләү дә тынычлык бирә. Төрле темаларга кереп китеп, рәхәтләнеп аралаша бит алар.

Алинә Мөхәммәтдинова, фельдшер (Питрәч районының Тау Иле авылы):

– Яз килгәнгә сөенеп туя алмыйм. Үзем дә шушы ел фасылында туганмын. Тәрәзә төбендәге помидорларым матур гына булып күтәрелеп килә. Көн саен кояш чыгуга, күңел күтәрелә. Шулай да билгесезлек күңелне тырнап тора. Йокыдан торуга, илләр тыныч булсын иде, дип телим. Без дә бит – хәрби бурычлы кешеләр. Әле ялда идем. Эшкә чыкканыма берничә көн генә. Ял дип, фельдшерның ялы да эш белән үтә инде аның. Укол ясатырга да килделәр, яраларны да бәйләдем. Соңгы арада авылда ОРВИ белән авыручылар күбәйде. Монысы сезонлы күренеш инде.

 

 


Фикер өстәү