Өчпочмак Россиянең иң тәмле ризыклары исемлегенә кергән

«Туту.ру» сәяхәт сервисы экспертлары фикеренчә, өчпочмак иң-иң тәмле ун ризык исемлегенә кергән — алар хакына Россия буйлап сәяхәткә чыгарга да мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Сервис белгечләре өчпочмакларны «Иске Татар бистәсенең традицион кафеларында да, заманча кухнялы модалы рестораннарда да» бирүләренә игътибар иткән.

Элегрәк «Туту.ру» Татарстанны гастрономия туризмы өчен Россиянең иң яхшы төбәкләре исемлегенә керткән иде. Шунысын да әйтергә кирәк, крайны өйрәнүче һәм гид Марк Шишкин күптән түгел генә өчпочмакның туристлык бренды буларак потенциалы беткән диярлек, дип белдергән иде.

2021 елда Казан рәсми рәвештә Россиянең гастрономия башкаласы буларак танылды. Күптән түгел Татарстан башкаласында гастрономия фестивалендә рекордлы зурлыктагы гөбәдия пешерделәр.

Россия Президенты Владимир Путин төбәкләрдә эчке туризмны үстерүнең аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. «Туристлык өлкәсен озак вакытлы, ышанычлы, нәтиҗәле үстерү өчен Россиянең барысы да бар. Бу зур тарихи, мәдәни, табигый, рекреацион потенциал», — дип ышана дәүләт башлыгы.

 


Фикер өстәү