Гөбәдия гадәти булмаган ризыклар исемлегенә кергән

«Туту» сәяхәтләр сервисы экспертлары Россиянең төрле төбәкләрендә туристлар ашап карый ала торган гадәти булмаган ризыклар исемлеген төзегән. Искә алынганнар арасында гөбәдия дә бар, аннан Татарстан кунаклары авыз итә ала, дип яза «Татар-информ».

«Чәк-чәк, эчпочмак, пәрәмәч – татар милли ашларының бу ризыклары, һичшиксез, сезгә яхшы таныш. Гөбәдиядән авыз итәргә вакыт – туйларда чыгарылган пирог», – диелә җыентыкта.

Авторлар аның гадәти булмаган ингредиентлардан торуын билгеләп үтә: камыр, дөге, йомырка, йөзем, корт.

 


Фикер өстәү