5 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара инвалид хокуклары өчен көрәш көне

1992 елда Европаның 17 илендә инвалидларның тигез хокукларын үтәү һәм физик, психик яки сенсор чикләүләре булган кешеләрне дискриминацияләүгә каршы көрәш көне уздыра. Шул елдан мондый чаралар гадәткә керә һәм шулай ук 5 майда уздырыла.

Бүгенге көннең максаты – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын яклау белән бәйле проблемаларга киң җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү.

 

Халыкара акушерлар көне

Бәйрәм идеясен 1987 елда Нидерландта үткәрелгән конференциядә Халыкара акушерлар ассоциациясе тәкъдим итә. Бу көн 1992 елда гына рәсми бәйрәм статусын ала. Бүген ул 50 дән артык илдә билгеләп үтелә.

 

Смольный институты

1764 елның 5 маенда Санкт-Петербургта, императрица Екатерина II указы белән, затлы кызларның тәрбияви җәмгыяте һәм шунда ук мещан кызлары өчен училище (Смольный институт) оештырыла. Бу Россиядә хатын-кызларга тәрбия-белем бирүче беренче оешма була. Башта оешма «затлы кызларның император тәрбия җәмгыяте» дип атала. Указда әйтелгәнчә, ул «дәүләткә белемле хатын-кызларны, яхшы аналарны, гаиләнең һәм җәмгыятьнең файдалы әгъзаларын бирү» максаты белән булдырыла.

 

Яңа алфавит

1939 елның 5 маенда Татарстан АССР Югары Советы Президиумы «Татар язуын латинлаштырылган алфавиттан рус графикасы нигезендәге алфавитка күчерү турында»гы указ кабул итә. 1 нче һәм 2 нче сыйныфларда яңа алфавитка күчү 1 сентябрьдән башлана, 1940 елның 1 сентябреннән урта мәктәпнең башка сыйныфларында кертелә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 


Фикер өстәү