Чаллыда пенсионер-хатын-кыз Мәскәүдән берәү белән телефон аша сөйләшкәннән соң бер миллион сумга якын акчасын югалткан

Чаллы шәһәренең 52нче комплексында яшәүче хатын-кыз телефон мошенниклары тозагына эләккән, дип яза “Челнинские известия”. 62 яшьлек пенсионерга “банк хезмәткәре” шалтыратып, янәсе, акчагызны счетларда сакларга кирәк, дип кисәткән. Шундук акчаны “запас” счетка күчерергә кирәклеген дә әйткән.

Ханым ике атна буе, эшкә йөргән кебек, “Омега” сәүдә үзәге юлын таптаган: телефоннан әйтелгән счетка банкомат аша үзенең саклык акчаларын күчергән. Шулай итеп, ул 970 мең сум акчасыннан коры калган.
Әлеге очрак буенча “Мошенниклык” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Пенсионер ханым белән Мәскәү һәм Воронеж өлкәләрендә теркәлгән телефон номерлары аша сөйләшкәннәре ачыкланган.


Фикер өстәү