32 яшьлек слесарь ярты сәгать эчендә 400 мең сумлык бурычка баткан

Шулай ук кадрлар бүлеге хезмәткәре һәм ике пенсионер зыян күргән.

Чаллыда тагын дүрт кеше мошенниклардан зыян күргән. Алар барлыгы 1 миллион сумнан артыграк акча югалткан, дип яза “Челнинские известия”.

Җирле предприятиедә эшләүче 32 яшьлек слесарьга “банк хезмәткәре” шалтыратып, янәсе, аның исеменә кредит алынганлыгы турында хәбәр иткән. Бу мәсьәләне хәл итү өчен банк картасының яшерен кодларын әйтүне сораган. Шуннан соң слесарьга 400 мең сумлык кредит алу һәм счетыннан 390 мең сум “салдыру” турында смс-хәбәр килгән. Шулай итеп, ир-ат ярты сәгать эчендә 790 мең сум акчасын югалткан.
Сидоровка бистәсендә яшәүче 74 яшьлек ир-атка да “банк белгече” шалтыраткан. Монысы, банкка салган акчасын хакерлардан коткару өчен, смартфонына махсус кушымта урнаштырырга тәкъдим иткән. Пенсионер бер сәгать буе шуны урнаштырган арада 130 мең сум акчасыннан коры калган.
68 яшьлек хатын-кыз да нәкъ шул рәвешле 98 мең сумыннан мәхрүм ителгән.
Ә Чаллы предприятиесенең кадрлар бүлеге хезмәткәре – 63 яшьлек хатын-кызга эш бүлмәсендә утырганда “Дәүләт хезмәтләре сайты эшендә көйсезлекләр бар” дип телефон аша хәбәр иткәннәр дә, паролен сораганнар. Бу сөйләшү аңа 111 мең сумга төшкән…
Әлеге очраклар буенча полиция бүлегендә “Мошенниклык” һәм “Урлау” статьялары буенча җинаять эшләре кузгатылган. Телефон аферистларының Мәскәүдә, Санкт-Петербург һәм Оренбург өлкәсендә теркәлгән номерлар аша шалтыратканлыгы ачыкланган.


Фикер өстәү