17 февраль тарихта ниләр белән истә калды?

Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең ягулык хезмәте

Аның тарихы 1936 елның 17 февралендә башлана. Бүген ягулык хезмәте Россия Хәрби көчләренең хәрби әзерлеген тәэмин итүдә мөһим бурычларның берсен үтәүне дәвам итә. Гаскәрләрне ягулык һәм майлау материаллары,ракета ягулыгы белән тәэмин итү эшен алып бара.

Студент отрядлары көне

2016 елдан бирле 17 февраль Россия студент отрядлары көне буларак билгеләп үтелә. Мондый фәрманга Россия Президенты Владимир Путин кул куя.

Студент отрядлары тарихы 1959 елдан башлана. Нәкъ шул вакытта илебез студентлары беренче тапкыр чирәм җирләрне үзләштерергә җибәрелә. Советлар Союзында 13 миллион кеше шушы хәрәкәт аша уза.

Рәхимлелек яки көтмәгәндә яхшы эшләр башкару көне

Бу көн чит илләрдә бик популяр. Гадәттә, бу көнне төрле марафоннар, хәйрия акцияләре оештырыла. Аларга танылган актерлар, җәмәгатьэшлеклеләре кушылып, изге гамәлләр кыла. Кыскасы, бу көнне һәркем үз көче белән ниндидер яхшы эш башкара ала.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү