Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Эльнур Айдын оглы Алиев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Эльнур Айдын оглы Алиев белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Киләчәк хезмәттәшлек, кайбер юнәлешләр буенча эшлекле элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.


Фикер өстәү