«Гадел көрәш өчен җан атам!»

Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры быел 60 нчы тапкыр үткәрелә. Көрәш бәйгеләре арасында иң дәрәҗәлесе, иң абруйлысы ул. Гадәттә, мондый турнирларда спортчылар, тренерлар турында еш сөйлиләр, ә менә тамашачы читтә кала. Көрәшкә халык йөриме соң? Тамашачы кемнәр өчен җан ата? Быелгы турнир башкаларыннан нәрсәсе белән аерыла? «ВТ» хәбәрчесе трибунадагы кәефне белеште.

 

Булат (33 яшь):

– Көрәшне еш карыйм, көрәшчеләр алып киләбез. Спортчылар елдан-ел көчлерәк. Әйбәт көрәшәләр! Саба командасы өчен, гомумән, гадел көрәш өчен җан атам мин. Иң мөһиме җәрәхәтләнүләрсез, чиста көрәш булсын дигән теләктә калам!

 

Гөлшат Исламова (21 яшь):

– Әлеге спорт төре бәйгеләренә беренче тапкыр гына килүем түгел. Муса Җәлил турнирын да берничә тапкыр караганым бар. Көрәшне карарга рәхәт, кызык. Түбән Кама командасы өчен җан атам. Иң мөһиме көрәш һәм гадел барсын иде!

 

Гәбдерәүф Бәхтияров (67 яшь):

– Әлеге бәйгегә мин инде өченче тапкыр киләм. Башка елдагы турнирлардан алай аерылмый да кебек. Тик шуны әйтергә кирәк: быел тамашачы күбрәк, былтыр моның кадәр түгел иде. Һәр спортчыга бары тик уңышлар телим. Һәр кайсының беренче урын аласы килә, ләкин бар кеше дә беренче урынга лаек була алмый. Егетләр бер-берсен хөрмәт итә белергә тиеш!

Муса Җәлил истәлегенә «ВТ» гамәлгә куйган көрәш турнирыннан ФОТОРЕПОРТАЖ

Алинә Мөхәммәтрәхимова (24 яшь):

– Әти көрәшче булгангамы, көрәш белән һәрвакыт кызыксынам, әлеге турнирга да беренче генә килмим. Быелгы бәйгедә җәрәхәтләнүчеләр күп булды. Һәркемгә уңышлар, җинү телим! Шәхсән үзем Илмир Төхвәтуллин, Ренас Кәлимуллин, Булат Мусин өчен җан атам.

 

Илнур Гәрәев (36 яшь):

– Республика чемпионатларына да, Муса Җәлил турнирына да һәр ел киләм. Елдан–ел көрәшчеләребез көчлерәк, күнекмәләре яхшы уза димәк. Беркемнең дә бирешәсе килми, ахыргача әйбәт итеп көрәшәләр, шунысы сөенечле. Беркем дә бүген генә сөлге тотып, әзерләнмичә килми. Җәрәхәтләнүләре күп булды. Иң мөһиме егетләр матур алымнар күрсәтеп, имгәнмичә генә көрәшергә, исән–сау өйләренә әйләнеп кайтырга!

 

Руслан Хәмидуллин (37 яшь):

– Көрәшче буларак шуны әйтәсе килә: дәрәҗәле Муса Җәлил турниры елдан-ел үсә, яхшы әзерләнгәннәр. Ләкин бер ягы бар: башка вакытта бәйге төрле районнарда үткәрелә иде, алай уздырылган турнирларны халык яхшырак күрә иде. Хәзер бит безнең барлык ярышлар да Казанда үткәрелә, ә без, көрәшчеләр, башка елларны Биектауга, Зәйгә, Чаллыга бара идек. Казанда үткәрелгәндә күп кеше карарга килә алмыйдыр кебек. Мәсәлән, Чаллыда үткәндә бәйгегә якын-тирә районнардан кешеләр күп килә иде. Үзем Зәй командасы өчен көрәшкәч, әлбәттә, үзебезнекеләр өчен җан атам! Көчле көрәшче җиңсен, хөкемдарлар гадел эш алып барсын, егетләрнең имгәнүләре булмасын иде. Барыбызга да сәламәтлек, илләребезгә тынычлык телим!

 

Нияз Ямалиев (53 яшь):

– Көрәш турниларында еш кунак мин. Быелгы бәйге түгәрәк датасы – 60 еллык юбилее белән үзенчәлекле. Ветеран көрәшчеләрне бүләкләгән вакыт, Муса Җәлил турнирында күп тапкыр җиңү яулаган спортчыларның барысын да чыгарулары бик истә калды. Зәй командасына җиңүләр телим. Көрәшчеләргә имгәнүләрсез матур көрәш күрсәтергә телим!

 

Муса Җәлил турнирын һәр елны аеруча көтеп алабыз. «Ак барс» көрәш сараендагы җанлы трибуналар моңа дәлил булып тора да инде. Һәркем борчыла, һәркем үзләренеке өчен җан ата. Тик менә гади тамашачы арасында яшьләр бик аз, кайберәүләре татар көрәше турында белми дә бит. Әлеге спорт төрен күзәтергә яшьләр күбрәк килсен, үз спортчыларын белсен диясе килә. Көрәш – безнең милләтне саклауның да төп чараларының берсе бит.

 

Камилла Сираева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү