Эльмира Зарипова физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мөрәҗәгать итте

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова газета аша физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мөрәҗәгать итте.

«Бүген Татарстанда 293,5 мең инвалид яши, шуның 16 меңе – балалар, – диелә мөрәҗәгатьтә. – Безнең бурыч – аларны үз вакытында, уңышлы реабилитацияләү, җәмгыятькә җайлаштыру, тулы кыйммәтле, кызыклы тормыш белән тәэмин итү өчен лаеклы шартлар тудыру.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тигез мөмкинлекләр тудыру өлкәсенең берсе – эш белән тәэмин итү. Республикада эшләүче инвалидлар саны 25 – 824 кеше (эшкә сәләтле инвалидларның 30,3 проценты) тәшкил итә. Мәшгульлек үзәкләре, эшкә урнаштыру мәсьәләсен уңышлы хәл итү өчен, инвалидларга һөнәр сайларга булыша, һөнәргә өйрәтә, психологик ярдәм күрсәтә.

Ел саен декабрьнең беренче декадасында Татарстанда изге эшләр марафоны уздырыла. Инвалидлар декадасы – игелек һәм рәхим-шәфкать күрсәтеп, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең безнең ярдәмгә мохтаҗлыгын искә төшерү өчен сәбәп ул. Республикада яшәүче һәркемнең аларга киртәләрсез, уңайлы мохит тудыруга үзеннән өлеш кертәсенә эчкерсез ышанабыз.

Сезнең барчагызга нык сәламәтлек, якыннарыгыз җылысын, игътибарын һәм кайгыртуын телим!»


Фикер өстәү