Табиб-диетолог яман шештән саклый торган ризыкны атаган

Шампиньон гөмбәсе яман чирне кисәтә. Табиб-диетолог Елена Соломатина “Москва 24” каналындагы тапшыруда шул хакта сөйләгән. Моннан тыш әлеге гөмбә атеросклероздан да ярдәм итә икән.

Шампиньонда клетчатка күп. Ул исә, үз чиратында, организмнан артык шикәрне, холестеринны чыгарырга ярдәм итә”, – ди табиб. Шампиньон селен, бакыр, В төркеме витаминнарына да бай. “Организмга селен җитмәсә, калкансыман биздә проблемалар башлана, аның эшчәнлеге акрыная һәм гипотиреоз башлана. Бакыр  — тәннең сыйфатлы булуы өчен җавап бирә. В төркемендәге витаминнар метаболизм процессларын яхшырта”, – ди табиб.


Фикер өстәү