Октябрь башыннан Казан юлларында 18 баланы машина бәрдергән

Октябрьдә генә Казанда җәяүлеләр белән бәйле  47 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 48 кеше җәрәхәтләнгән, шул исәптән 18 бала, дип хәбәр итәләр шәһәр дәүләт автоинспекциясендә.

Юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы буенча җәяүлеләр белән аварияләр иң күбе көз айларына туры килә. Бу тәүлекнең якты вакыты кыскару, җәяүлеләр һәм машинада йөрүчеләр артуы, шулай ук һава торышы шартлары белән бәйле. Җәяүлеләр белән аварияләрне профилактикалау өчен 16-28 октябрь көннәрендә Казанның автоинспекторлары «җәяүле»дигән профилактик чара үткәрә. Аның төп максаты-җәяүлеләргә һөҗүм итүне булдырмау.

Ведомствода искә төшергәнчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәяүлеләргә 500 сум күләмендә штраф яный. Үз чиратында җәяүлеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләргә 1500-2500 сум күләмендә штраф, ә сәламәтлеккә авыр зыян китергәндә җинаять җаваплылыгы каралган.

 


Фикер өстәү