Быел Татарстан юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 245 юл һәлакәте килеп чыккан

Быелның 7 аенда Татарстан юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 245 юл һәлакәте килеп чыккан. Аларда 7 баланың гомере өзелгән, 258 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Август – сентябрь айларында юлларда балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны бермә-бер арта, дип кисәтә белгечләр. Шуңа күрә 22 августтан 11 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Игьтибар: балалар!» дип исемләнгән профилактик чара уздырыла. Аның кысасында балигъ булмаган балаларны транспорт чарасында йөртү, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирүе буенча юл кагыйдәләренең үтәлеше, шулай ук балигъ булмаганнар арасында юл һәлакәтләрен булдырмау максатында профилактик чаралар үткәрү, ата-аналар җыелышларында катнашып, балаларның юлда үз-үзләрен тотышы буенча аңлату эшләре алып бару, мәгариф оешмаларына, сәламәтлек лагерьларына бару юлларының төзеклеген тикшереп тору буенча рейдлар үткәреләчәк.


Фикер өстәү