Алар аны җинаять җаваплылыгы белән куркыткан, дип яза “Татарстан 24”. Бу хәл 9 ноябрьдә бер хатын-кызның шалтыратуыннан башлаган.
Ул үзен мәктәп администрациясе хезмәткәре буларак таныштырып, имештер, электрон көндәлегенә керү өчен, үсмердән смс-хәбәр аша килгән кодны әйтүен сораган. Шуннан соң “банк хезмәткәре” шалтыратып, кызга Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтын “ватулары” турында әйткән. Соңыннан “ФСБ хезмәткәре” – ир-ат сүзгә кушылган. Ул, “декларацияләнмәгән” акчаларның булу-булмавын тикшерү сылтавы белән, видеоэлемтә аша кызны өйләрен карап-тикшереп чыгарга мәҗбүр иткән. Акча табылмагач, аферист кызны смс-хәбәрдәге кодны биргән өчен мошенниклыкта катнашы булуда гаепләп, җинаять җаваплылыгы белән куркыткан.
16 ноябрьдә үсмергә “куратор” шалтыратып, “мошенникларның” коттеджларына керергә күндергән. Мәктәп укучысы беренче йортның тәрәзәсен ватып, чәшкә тун, кыйммәтле ташлы йөзек, кием-салым һәм планшет – барлыгы 700 мең сумлык әйбер урлаган. Икенчесеннән 600 мең сум акча һәм 630 мең сумлык зәркән әйберләре алып чыккан. Өченче йортта (пенсионер хатын-кыз йорты) бизәнү-ясану әйберләренә һәм ике ноутбукка – барлыгы 790 мең сумлык әйбергә кул сузган.
Кыз урланган акчаны, код сүзен әйтеп, ниндидер бер туташка биреп җибәргән. Шуннан соң, “кураторы” кушканча, зәркән әйберләрнең авырлыгын белү өчен үлчәү сатып алган һәм аларны пакетка салып-төйнәп куйган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре үсмерне урланган әйберләр салынган пакетны билгеле бер урында калдыру өчен килгән җиреннән – Казанның сәүдә үзәгендәге парковкасында тоткарлаганнар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез