Казанда 3 яшьлек кызны бәрдергәннәр

Кичә Казанның Фәйзи урамындагы 14 нче йорт каршында 35 яшьлек ВАЗ автомобиле йөртүчесе 3 яшьлек кызны бәрдергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул юлны ярамаган урында чыккан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә балигъ булмаган бала медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң медицина учреждениесеннән чыгарылган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Узган ял көннәрендә 802 машина йөртүче һәм 263 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Аерым алганда, 162 кеше куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен, 74 – җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәгән өчен, 11 – балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, 20 – исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлегендә.

 


Фикер өстәү