Әтнәлеләр Камал театрында зур тамаша күрсәттеләр

Әтнә халкы сәхнәсез яши алмый. Бу элек-электән шулай булган, хәзер дә. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан берничә көн элек Камал театрына зур тамаша әзерләп килгәннәр иде алар. Анда да шул фикерне җиткерделәр. Әмма Әтнәдә эш кайгысы беткән икән дип уйлый күрмәгез тагын. Өлгер, уңган, җитез булулары театр фойесында оештырылган күргәзмәләрдән дә бик яхшы күренде.

Театр мәгърифәткә юл ача

Театрлы төбәк булгач, уен-көлкесез булмый, әлбәттә. «Әтнә көе»н әйттерүләре булды, артистлар, репетициягә йөреп, эш калдырулары турында гәпләшә башладылар. Тик шулай да араларында, ташлыйм, йөрмим, дигән кеше табылмады. Клубны бикләп китүләре булды, сәхнәдә рухлар пәйда булды. Менә алар тарихны белә дә белә инде. Бүгенге тормыштан да хәбәрдар. Ялкау дигәне: «Шаккатам мин кайчак. Ничек инде «Әтнә көе»н җырлаганда сыер турында уйлап торырга була ул, ә?» – дип артистларны тәнкыйтьләп тә алды. Төгәл исемлесе исә болай дип җавап бирде: «Әтнә авыл хуҗалыгы районы бит, оныттыңмыни? Шуның кадәр мегафермаларың була торып, сыер турында уйламагач, ни була инде ул? Бары тик Әтнәдә генә бер сыердан көнлек савым 31,5 литр тәшкил итә бит!» Зыялы гына аптырап утыра: «Да-а-а, егетләр, театрга 105 ел тулды дигәндә, тагын шул крәстиян темасына килеп төртел инде. Шуннан башланды, шуңа килеп төртелде».

Сүз дә юк, сәхнә рухлары театр тарихы турында онытмаган. Менә Шук  китап тартып чыгарды: «Соң оныттыңмыни? Мөхәммәт Парсин кайткан елны. 1918 елның актыкларында Әтнә авылында татарча театр куярга ниятләдек. Авылдагы иң зур мәктәпне сайлап алып, бер читендә сәхнә ясадык. Фәхриевнең «Бәхет кошы» дигән нәрсәсенә әзерләндек. Моңа кадәр театр дигән нәрсәне күрмәгән Әтнә халкы җыелды…»

Әтнәнең мәгърифәтле як икәненә дә басым ясады сәхнә рухлары.

1918 ел, 16 гыйнвар. Бәрәскә авылы мәчетендә Габделкәрим улы Сөбхан белән аның улы Баһаветдин. Шиһабетдин исемле онык туу сөенечен уртаклашалар. «Бабасы Казан алынганнан соң төзелгән беренче таш мәчеттә имам-хатыйп булсын да, ничек оныгыннан галим чыкмасын инде», – диешәләр. Фаразлары тормышка аша: Шиһабетдин Мәрҗани зур галим булып җитешә. Петербург университеты мөгаллиме, тарихчы, этнограф Хөсәен Фәезхановның да Бәрәскәдә укыганын онытмыйлар. Революциягә кадәр бөтен Рәсәй белән сәүдә иткән Бәрәскә, Мәңгәр байларын да искә төшерәләр.  «Тарихчыларга ышансак, Мәңгәрдә генә ике дистәгә якын ике катлы бай йортлары булган», – ди Көзге. Ә бөек Тукай! Кушлавыч Мәңгәр волостена кергән ул вакытта. Тукай Әтнә базарына Мәңгәр аша килеп йөргән.

Шулай да Ялкау: «Халыкны җыеп торучы районсыз, эш биреп торучы колхозсыз халык үзе генә ни эшли ала?» – дип әйтергә булды. Ни дисәң дә, биеп-җырлап кына дөнья  бармый бит әле. Ашарга, киенергә, яшәргә кирәк дигәндәй. Хәер, Әтнә халкы нинди өлкәдә дә сынатмый үзе. Әмма үз районы булмаганда да мәдәнияте үз урынында кала. Ул елларда театр җитәкчесе Гомәр Мәрдановны күпме Арчага чакырып карыйлар, әллә ниләр вәгъдә итәләр. «Минем Әтнәдә – коллективым. Авылга да ияләндем. Күчмим», – дип кенә җавап бирә.

Якташлар

Сәхнә рухлары бүгенге тормышка да мөкиббән. Рәхәтләнеп телевизор карыйлар. Пультны баскалап, якташларын эзлиләр. Кинәт кенә экранда Яңа Шимбер авылы егете, Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров пәйда була. Әнә Марсель Сәлимҗанов күренеп ала. Фәрит Бикчәнтәев тә шунда. Алар янында Наилә Гәрәева белән Люция Хәмитова. Кинәт кенә Мыраубатыр килеп чыга. Башта аптырап калалар. Аннары исләренә төшә. Анысы да якташ икән бит. Мыраубатыр – Бәрәзәдән. Аны уйнаган Илдар Хәйруллин – Бәрәскәдән. Камал театры коллективының яртысы Әтнәдән дип уйларсың, билләһи. Шуңа күрә әлеге театр белән туганнарча яши дә инде әтнәлеләр. Ул арада Көзге белән Шук пульт өчен тарткалашып, төшереп ваттылар. Экрансыз калгач, тамашачылар янына артистларның үзләрен алып килергә туры килде. Монысы да урынлы булды әле. Һәрберсе Лена Шагыйрьҗан, Сибгат ага Хәким, Гөлүсә Батталова кебек Әтнә җирлегеннән чыккан  шагыйрьләрнең  шигырьләрен бүләк иттеләр.

Бүген

Тамаша оештырып, арып та китте бугай сәхнә рухлары. Әмма гасырлар буена шулай яшәлгән бит инде, туктый белмиләр. Бәхәсләшәләр дә әле. Ялкау, ялкаулыгына карамастан, сөйләп алырга да иренми: «Дөресен генә әйткәндә, бу бәхәснең чишелеше үткәндә түгел. Хәзерге көндә һәм киләчәктә. Карагыз сез сәнгать мәктәбен, карагыз театрны, мәктәпләрне, йолдызлык сәхнәсен, башка фестивальләрне… Анда бит яңа буын. Бүген Әтнәнең данын күтәрерлек алмашыбыз, хезмәттә дә, сәнгатьтә дә сынатмаслык  балаларыбыз бар. Үзешчән ансамбльләр, халык ансамбльләре халык театрларыннан Дәүләт театры үсеп чыккан икән, димәк, без дөрес юлда!»

Ялкау сүзен дәлилләрлек күренешләр күп булды сәхнәдә. Укучыларның «Алчәчәк» үрнәк хореография коллективы  «Чәпәләй» биюе белән тамашачыларны сөендерде. «Әтнә гимны»н башкарган Риваль Хисмәтуллинны аягөсте басып алкышладылар. Сөмбел фольклор ансамбле чыпта сугып күрсәтте. Ә гармунчылар… Әтнәдә гармун уйнамаган кеше юк, ахры, дигән фикер калды тамашачыларда. Нәрсә генә дисәң дә, мәдәниятле халык яши Әтнәдә.

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов та шундый фикердә:

– Халыкта «Икмәк булса, җыр да була» дигән гыйбарә бар. Бу Әтнә халкына бик тә туры килеп тора, – диде ул. Башкала тамашачысын сөендерү кебек гореф-гадәтләребез тагын шулай дәвам итсен иде, дигән теләктә калды. Бик яхшы теләк бу. Баксаң, Әтнәнең иҗат коллективы да мондый юнәлештә Казанга 17 ел элек килгән булган икән.

Фәния Әхмәтҗанова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Әтнәлеләр Камал театрында зур тамаша күрсәттеләр” язмасына фикерләр

  1. ЭТНЭЛЭР КАЗАНГА 96 ЕЛНЫН 11 МАЕНДА БАРДЫЛАР ИСКИТМЭЛЕ ТАМАША БУЛДЫ МЭРДАНОВ ҖИТЭКЧЕЛЕГЕНДЭ ГЭРЭФИ АБЫЙНЫ БАСЫП АЛКЫШЛАДЫЛАР . СОҢЫННАН БАРЛЫКТАМАШАЧЫ БАСЫП БИК ОЗАК КУЛ ЧАПТЫ СЭХНЭНЕ ЧЭЧЭКЛЭРГЭ КУМДЕЛЭР. 27ЕЛ УТЕП КИТКЭН.

Фикер өстәү