Марат Кәбиров: «Без Ходай биргән нәрсәләрне генә тиешенчә кадерли белмибез»

«Энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк», – дигән сүзне бүләк алучы уйлап чыгармаган. Бирүче уйлап тапкан аны. Эшлекле, бай һәм акыллы кеше. Ярлы бәндә үзенең соңгы дөясен бүләк итәргә мөмкин. Ә һәр тиенен чутлап тотарга күнеккән эшлекле адәм алай кыланмый. Ул аркылысын-буен исәпли дә үзенә файдалы якны карый, файда килерлек булмаса, намусы кушканча эшли.

Ләкин бүләкнең серле яклары күп. Менә ярлы, кадерсез бәндә сиңа дөя бүләк итсә дә, ул әллә ни булып күренми. Ну, биргән инде, бахыр, тырышкан, димәк, сине хөрмәт итә, бәлки, үзен әйбәт күрсәтергә тели. Ярый, бик маладис, рәхмәт. Бетте. Кыйммәтле бүләген алып куясың да теге кешене онытасың. Үзең шикеллерәк кеше бит инде ул, бәлки, чүт кенә түбәнрәктер дә әле, тиң түгелдер. Андыйларның хөрмәте дә, ихтирамы да, хәтта яратуы да артык сөендерә алмый. Үзеңнән түбәнрәк дәрәҗәдә дип уйлаган кешенең хис-тойгылары сиңа шәхеснең түгел, ә түбәнлекнең мөнәсәбәте кебек күренә.

Әгәр шул дөяне сиңа бик абруйлы кеше бүләк итсә, бу – бөтенләй бүтән. Сирәк кенә андый хәлләр дә була. Тик андый адәмнең дөя бүләк итүе дә мотлак түгел, аның хәтта энәсе дә зур вакыйга булып күренә. Әйтик, Билл Гейтс, юбилеегыз яки никахыгыз белән котлап, открытка җибәргән, ди. Алтмыш тиенлек катыргы кисәге. О-о-о, бу тарихи вакыйга булып тоела. Шуны күрсәтү белән, ә сез аны күрсәтми калмыйсыз, калалмыйсыз… Булмый алай… Мин-минлек рөхсәт итми… Шуны күрсәтү белән, табыныгызда утырган кунаклар чыш-пыш килә башлый, аларның күзләрендә ихтирам-хөрмәт арта, сез аларның күз алдында зураеп киткәндәй буласыз. Яки берәр зур җитәкче Почет грамотасы бирә. Мактау кәгазе. Президент бирә. Һәм шуннан да зуррак бүләк юктыр кебек тоела. Кешеләр өчен дә сез Президентның җан дусты, гомер буена аның белән шап та шоп кул бирешеп күрешеп йөргәндәй буласыз.

Бүләк бирүченең абруе никадәр зуррак, дәрәҗәсе ничек югарырак, бүләкнең дә кадере шултиклем була. Эш хәтта аның нәрсә бүләк итүендә дә түгел, эш аның бүләк итүендә дә түгел, эш аның сезгә игътибар бүлүендә. Бу игътибар бөтен гомерегез эчендә биш минут булырга мөмкин, бер минут, ике мизгел… Тик ул бар һәм шулкадәр кадерле. Аны үзегез дә кадерлисез, башкалар да хөрмәтли. Соклангыч мизгел!

Абруйлы затның сезгә игътибар күрсәтүе, бүләк бирүе – бернигә дә алыштыргысыз кадерле нәрсә. Абруе никадәр зур, кадере дә шулай. Бу бәхәссез.

Ләкин бүләкнең дә төрлесе була.

Менә сез сау-сәламәт, чир-чорларның нәрсә икәнен дә белмисез. Кешеләр саклана, сәламәт яшәү рәвеше алып бара, диеталар тота, спорт белән шөгыльләнә һәм барыбер авырый. Ә сезгә чуртым да булмый. Әлбәттә, яхшы кеше инде сез, чыдам, ныклы, көчле, булдыклы.

Яки мөлкәтегез ташып тора, нинди генә эшкә тотынсагыз да, кулыгыздан килә, уңышка ирешәсез, акчагыз гел артып тора. Әйбәт кеше инде сез, акыллы, булдыклы, тотанаклы, тырыш. Ә беләсезме, җирдә шундый кешеләр ничә данә? Белмисез. Алар күп, хәтта сездән дә булдыклыраклары бар, әмма алар сез ирешкән табышның яртысын да алалмый.

Иртән торасыз менә, күкрәк тутырып саф һава сулыйсыз, киерелеп аласыз, ә күктә кояш елмая, ягымлы җил исеп уза, кошлар сайрый, агачлар шыбырдаша, чәчәкләр нур сибә, хуш-исләре тарала… Һәм боларның барысы да бушлай. Бүләк алар. Һәр көн, һәр мизгел бүләк.

Абруйлы, дәрәҗәле, танылган затларның һәр бүләге безгә зур булып, кадерле булып тоела. Без аларга чиксез рәхмәтле булабыз. Бу һәрвакыт шулай. Бер генә искәрмә бар.

Без Ходай биргән нәрсәләрне генә тиешенчә кадерли белмибез. Ни өчен? Белмим. Бәлки, аның котлау сүзләре әйтеп, тост күтәргәнен көтәбездер…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү