Таксида ничек итеп арзангарак бәядән йөреп булуын аңлатканнар

Казанда яшәүчеләр таксины телефон аша чакырта яки арзанлы сәфәрләр агрегаторларыннан файдалана.

Татарстан башкаласында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә “Яндекс.Такси” бәяләре үсүгә зарлана. KazanFirst язганча, бәя арту машиналарның һәм аларны карап тотуның кыйммәтләнүенә бәйле. Йөртүчеләрнең үзләре әйтүенчә, таксига тарифларны агрегаторлар билгели. Пассажирлар күп булса – бәя арта, ә аз булса – төшә. Сентябрьдә башкалабызга студентларның күпләп килүе пассажирлар ташкыны артуга китергән, шуңа күрә бәяләр дә үскән.

Шулай да таксида арзанрак бәядән дә йөрергә мөмкин. Әйтик, Казанда AltoCar сервисыннан файдаланучылар байтак Ул, бәяләрне чагыштырып, такси хезмәтендә теркәлмәгән бәйсез йөртүчеләрне күрсәтә. Алар, әлбәттә, азрак түләтә. Шулай ук юлдаш белән бару да акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк: мондый тариф күп кенә такси агрегаторларында бар. Моннан тыш таксига азрак түләү өчен ташламалар һәм промо-кодлардан файданырга мөмкин.


Фикер өстәү