«Йөрәгем туктый язды». Махсус хәрби операциядә катнашкан егет көтмәгәндә туйга кунак булып кайткан ВИДЕО

Социаль челтәрдә хәрби егетнең кунак буларак туйга кайтып төшкән видеосы таралды. Видеоны «Серле_102» аккаунты урнаштырган.

Аннан күренгәнчә, хәрбинең туйга кайтуы бик көтелмәгән була. Кунаклар шаккатудан аны кочакларга тотына, шатлыктан кычкыра башлый. Кияү егете белән алар озак кына кочаклашып елап та алалар. «Сүзсез. Елата торган», – дигән сүзләр белән генә урнаштырганнар бу видеоны.

Видео асытнда шактый комментарийда җыелган:

«Йөрәгем туктый язды. Тик шундый матур, изге, куанычлы вакыйгаларга бай булсын тормышыбыз»;

«Шул тиклем көтелмәгән булды. Уен уйнап йөргәндә, капыл гына килеп сюрприз эшләде. Исән-сау йөрсеннәр инде»;

«Кайчан улым кайтып төшә инде, Алла боерса»;

«Һәр ана – баласын, туган – туганын, улы – атасын, атасы улының кайтуын күрсен».

 

 


Фикер өстәү